Бер сәхнәдә 3 Галия ничек яши?

Кариев театрында яңа куелышта Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” спектакле узды.

«Тапшырыл…ган  хатлар» спектакле – Гадел Кутуй повестеның классик куелышы түгел, ә сәхнә тикшерүе, әлегә беркая да бирелмәгән сорауларга җавап эзләү ул.

Белгәнебезчә, «Тапшырылмаган хатлар» Гадел Кутуйга зур дәрәҗә китергән әсәрләренең берсе. Бу күпләргә таныш булган яшь хатын-кыз исеменнән эпистоляр жанрында сурәтләнгән беренче мәхәббәт тарихы. Куелышта бурыч һәм мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре һәм үз бәхетең өчен көрәш темалары күтәрелә. Әмма спектакльне куючы режиссер Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев Г.Кутуй әсәрен яңа вариантта тәкъдим итә.

Повестьны искә төшерсәк, әсәрнең фокусында танылган артист Искәндәр. Ул ирекле, тормыш яратучы. Искәндәр көнкүрештә авыр яшәвен аңлап, ирекле булырга теләп, гаиләдән китә. Хәтта Искәндәргә балалар да комачауламый. Аңа төп героиня Галия — бик көчле хат яза. Әмма ул төшенкелеккә бирелми балаларын берьялгызы үстерә, укый, эшли. «Тапшырылмаган хатлар» әсәре 1930 нчы елларда язылса да, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.

Сәхнәдә без бер генә түгел, ә өч Галияне һәм өч Искәндәрне күрәбез. Аларның барысын да дүрт актер уйный. Спектакль барышында Галиянең Искәндәргә язылган дүрт хаты да укыла. Әмма ахырда Галиянең кем булуы жирәбә аша билгеләнә. Спектакльгә музыканы яшь композитор Миләүшә Хәйруллина язган. Биюләрне танылган балетмейстер, «Алтын битлек» милли театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батулла куйган.

Диана САДРЕТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар Г.Кариев ис. Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театрының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеменнән алынды.