Бер төнгә КФУ студенты булып кара

Казан федераль университеты «КФУда PRO Наука» диган ачык фәнни-популяр чаралар сериясен башлый. 

Беренче тапкыр университет мәйданчыкларында барлык теләүчеләр өчен фәнни-популяр лекцияләр, интерактив мастер-класслар, тәҗрибәләр, экспериментлар, уеннар үткәреләчәк. шулай ук карау өчен лабораторияләр һәм музейлар да ачык булачак. Бай мәгариф программасы күңел ачу активлыгы белән үрелеп барачак.

Ачык һавада үтә торган үзенчәлекле лекторий форматында кунаклар КФУда укытыла торган дисциплиналар белән таныша алачаклар. Ә кемдер фәнне башка яктан ачачак — бу «ябык лабораторияләр» һәм күңелсез шөгыль түгел, ә киресенчә формаль булмаган интерактив процесста белем җиткерү икәнлегенә төшенәчәк.

IMG_3743

«КФУда PRO Наука» сериясеннән «Җәйге төндә фән» чарасы гуманитар өлкәгә багышланачак һәм ул 28 нче июнь көнне КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2) каршында узачак. Чара кысаларында Психология һәм мәгариф институтының, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының иң яхшы укытучылар, аспирантлары һәм чыгарылыш студентлары чыгыш ясар дип көтелә.

«Җәйге төндә фән» башка институтлар дәвам иттерәчәк. июльдә табигый фәннәр циклыннан 2 чара планлаштырылган. Бер төнгә һәркем бушлай КФУ студенты булып карый ала.  Казан университеты абитуриентларына биредәге уку-укыту тормышы белән укырга кергәнче танышу өчен бу яхшы мөмкинлек.