Беренче курс студентлары көне — 2018

25 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының «УНИКС» спорт-күңел ачу комплексының зур залында “Беренче курс студентлары көне — 2018” фестиваленең гала-концерты була. Гала-концертта беренче курс студентлары һәм иҗат коллективлары иң яхшы җыр-биюләрен тәкъдим итәчәк.

Беренче курс студентлары 3 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр — КФУ “Уникс” мәдәни-спорт комплексында, ә 15 октябрьдә Алабуга һәм Чаллы институтларында иҗади сәләтләрен күрсәтте. Бу чыгышлар быелгы көзнең мөһим вакыйгасы булган “Беренче курс студентлары көне — 2018” студентлар фестиваленең бер өлеше булды. Хәзер Alma mater яңа талантларны барлады.

Фестиваль гала-концертында беренче курс студентларыннан иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Иҗади чарада тантаналы төстә фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары бүләкләнәчәк. Бәйгенең “Журналистика” юнәлешендә катнашучылары да игътибардан читтә калмаячак.

“Беренче курс студентлары көне — 2018” фестивале гала-концерты КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексының зур залында 17 сәгать 30 минутта башлана.