Беренче тапкыр бөтенроссия ярышларында КФУ командасы 1 нче урынны алды

Белгородта IX Студентлар спорты фестивале тәмамланды. Фестивальдә 29 төбәк командасы катнашты, 800 дән артык катнашучы җыелды. Иң көчле спортчыларны тугыз төр программа ачыклады. Татарстан Республикасыннан Фестивальдә Казан федераль университеты студентлары катнашты. Безнең спортчылар биш төр программада катнашты.
Йөзү һәм шахмат ярышларында КФУ югары нәтиҗәләргә иреште. Яр Чаллы институты студенты Дмитрий Чувилькин ярышларның инде беренче көнендә үк 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә алтын медаль яулады. Әмма суммар күрсәткече нәтиҗәләре буенча безнең йөзүчеләр лидерлар өчлегенә керә алмады. Йомгаклау: йөзү буенча безнең команда бишенче урынга лаек булды.
КФУның ир-атлар җыелма командасы баскетболда да лаеклы чыгыш ясадылар. Егетләр 5 уенны отып, бары тик берне генә оттырдылар, ләкин бу җиңелү йомгаклау нәтиҗәсендә чагылды. Әлеге җиңелү 1/8 финал стадиясенә туры килде, анда безнең спортчылар 9 урынны алды.
Гер күтәрү спортының бердәнбер вәкиле – Илнур Хәкимов (ИФМиБ) шәхси рекордын куйды. 93 тапкыр күтәреп, югары көндәшлек аркасында, ул бары тик 7 нче генә булып калды.
Безнең университет студентлары шахмат ярышларында тарихи нәтиҗәгә иреште. Беренче тапкыр бөтенроссия ярышларында Казан федераль университеты җыелма командасы 1нче урынны алды: Алмаз Куликов, Тәлгать Сайранов  (икесе дә ИМиМ), Альбина Бакунина һәм Раилә Мөхәммәтгалиева  (икесе дә ИВМиИТ). Икенче урынны Себер федераль университеты (Красноярск шәһ.) вәкилләре яулады, ә өченче – Милли тикшеренү университеты «Югары икътисад мәктәбе» (Мәскәү). Моннан тыш, Раилә Мөхәммәтгалиева  шәхси зачетта көмеш медальга лаек булды.

Инсаф МИҢНЕХУҖИН. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.