Беренче татарча MeetUP. Кайда һәм кайчан?

13 февраль көнне 16:00 сәгатьтә УНИКСта Бөтендөнья татар яшьләре форумы студентларны Казан шәһәренең татарча берләшмәләре белән очрашуга чакыра. 

Мондый чара беренче тапкыр оештырыла. Бөтендөнья форумы рәисе Ленария Мөслимова әйтүенчә, бу идея күптәннән яшәп килә. Бүген Казанда төрле юнәлештәге татар берләшмәләре актив эшли. Алар арасында иҗат юнәлешендәге «Калеб», Татарча КВН, аң-белем юнәлешендәге «Гыйлем» һ.б. берләшмәләре бар. Очрашуга килгән студентлар аларның эшчәнлеге белән киңрәк таныша алачак. Киләчәктә аларның эшендә катнашырга да мөмкин булачак. Чакырылган спикерның чыгышы махсус утлар белән көйләнгән сәхнәдә барачак. Бу ихласлыкны арттырачак дип саный Л.Мөслимова.

Очрашуга Казан уку йортларының барлык студентлары чакырыла. УНИКСта 1 меңлек залда үтәчәк. Мәгълүм ки, КФУда икенче семестр 11 февральдә башлана. Бөтендөнья татар яшьләре форумы институт деканатларына чакыру хатлары җибәргән.