Беренче традицион «сентябревка»

Журналистика юнәлешенең беренче курсында укучы студентлар өчен 16 сентябрь якшәмбе иртәсе бик иртә башланган. Быел да традицион «Сентябревка» Зөя утрау-шәһәрчегендә үтте. Элек-электән ул бай тарихы белән дан тота. Утрау-шәһәрчекнең төзелеше һәм архитектурасы таң калдыра һәм тарихның безне тарихның тормышыбызга тәэсир итүе турында уйланырга этәрә. 

Утрауга юлны студентлар «Москва-186» теплоходында үтәләр. Мондый сәяхәт кемдер өчен әле беренче тапкыр гына була. Юлны төрле кызыклы хәлләрдән, шаярыштан башка күз алдына да китереп булмый. Студентларга билгеле вакыйгалар һәм шәхесләр турында, утрау-шәһәрчекнең тарихы белән Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доцентлары Айрат Бик-Булатов һәм Роман Баканов таныштырдылар.

Килеп җиткәч барысы да төркемнәргә бүленделәр һәм кайда беренче барасын үзләре хәл иттеләр. Экскурсантлар ике монастырьда, берничә храмда, музейда һәм борынгы итеп эшләнгән йортларда булдылар. Нәкъ менә борынгы рухны саклап калу эшендә утрау дан тота. Утраудан ачылган пейзажлар да күз явын алырлык. Утрау буенча 5 сәгатьлек экскурсия барышында беренче курслар шәһәрчекне карап кына калмыйча, бер-берсе белән аралаштылар һәм якыннанрак таныштылар.

КФУ сайты мәгълүматларына нигезләнеп Раил Садретдинов әзерләде.