Без дә Флорид Әгъзәмов исемен беләбез …

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтында “Мәдәниятләр диалогы контекстында мәгълүмати киңлекнең гуманизациясе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Чара Татарстанның Журналистлар Шурасы һәм республиканың матбугат һәм гаммәви коммуникация агентлыгы “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте белән берлектә әзерләнде.

Конференциянең төп максаты булып заманча ГМЧда кешелеклелекнең урынын, мәгълүмати киңлекнең гуманизациясендә заманча журналистиканың ролен билгеләү торды.

Бүгенге көндә темасы бик актуаль булган мондый эчтәлектәге беренче конференциянең Флорид Әгъзәмовның  тууына 80 ел тулу уңаеннан үткәрелүе дә аерым игътибарга лаек. Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы республикада журналистик белемнең чишмә башында торган һәм Татарстанда журналистика үсешенең зур этәргеч көче булган. Өстәвенә, ул нәкъ менә гуманизм темасына зур игътибар биргән һәм бу юнәлештә фәнни-эзләнү эшләрен башкарган. Аның дуслары, укучылары, хезмәттәшләре искә алганча, кешелеклелек аның төп сыйфатларының берсе булган.

DSC_2251

Конференция Н.И.Лобачевский ис. фәнни китапханәнең конференц-залында пленар утырыш белән башланып китте. Аның катнашучыларын, ягъни Казан университеты, Татарстан ГМЧ вәкилләрен, шулай ук илнең башка регионнарыннан килгән кунакларны КФУ проректоры, профессор Данис Нургалиев сәламләде.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры, философия фәннәре докторы, профессор Михаил Щелкунов Флорид ага күрсәткән зур хезмәтләр хакында искәртте:

“Кайбер кешеләр булмаса, ниндидер бер эшчәнлекнең бөтен тармагы үсешен күзаллау авыр. Флорид Әгъзәмов нәкъ шундый шәхес иде. Ул Татарстан журналистикасы һәм Казан университеты журналистик берләшмәсе өчен алыштыргысыз фигура булды. Мин аны чын дәрәҗәсендә университет кешесе дип атар идем. Бу билгеләмәгә бик күп уңай сыйфатлар тупланган. Аның горурланырлыгы күп булды”, — дип ассызыклады ул.

DSC_2324

Конференция эшен биш секциядә дәвам итте. Аларда милли медиасистемалар, ГМЧындагы кешелеклелек мәсьәләләре, заманча ГМЧның актуаль темалары, радио һәм телевидениеның, татар телле мәгълүмати киңлекнең торышы һ.б. каралды.

Үз фәнни-эзләнү эшләре нәтиҗәләрен Казан, Мәскәү, Воронеж, Екатеринбург, Тамбов, Таганрог, Пермь калаларыннан, Удмуртия, Хакасия Республикасыннан, Йемен, Вьетнамнан, Беларусь Республикасыннан катнашучылар тәкъдим итте. Пленар утырышта алдан әйтелгәнчә, секцияләрдәге чыгышлардан соң куелган мәсьәләләр һәм килеп туган сораулар буенча дулкынлы, кайнар тикшерүләр алып барылды. Алар буенча нәтиҗә бер: бу конференциянең киләчеге бар һәм бик тә өметле.DSC_2316

Соңрак Тукай клубының тарихи залында Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы, искиткеч кешелекле шәхес Флорид Әгъзәмов истәлегенә кичә уздырылды. Чарада Татарстан ГМЧ элитасы, Флорид Имамәхмәт улының күптәнге дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре катнашты. Алар хәтерләрендә нәкъ менә Флорид аганың сүзләре яки терәге хәлиткеч булган тормыш мизгелләрен искә алды.

IMG_7199-150x150

Татарстанның Журналистлар шурасы рәисе, республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Әгъзәмовның укучысы Римма Ратникова, КФУның социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, “Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире Александр Латышев, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназым Сәфәров һ.б. – алар барысы да Флорид Имамәхмәт улы хакында аерым бер ихтирам, мәдхия, соклану белән сүз тотты.

Римма Ратникова деканның бик күп фәнни эшләре барлыгын ассызыклады: “Бу чарага әзерләнгәндә, архивтагы документларны барладык. Флорид аганың бөтен Советлар Союзы буйлап журналистикада кешелеклелек, интермилләтчелек турында хезмәтләре дөнья күргән. Ул темалар бүген дә бик актуаль”. Ләкин IMG_7182-150x150иптәшләре күндерүенә дә карамастан, Әгъзәмов докторлык диссертацисен якламаган. Бу карарында да коллегалары яхшылап уйланган стратегия һәм ниндидер бер протест күрә. “Һәр икенче кеше доктор исемен алган чорда Флорид абыйның исеме алар арасында югалып кала алмый иде”, – ди алар.

Ратникова шулай ук коллегаларына Әгъзәмов яшәгән Чистай урамындагы йортта мемориаль такта урнаштыру инициативасын яклау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Кичә ахырында Флорид Әгъзәмовның улы Азамат сүз тотты. Ул барлык килгәннәрне әтисе исемен хөрмәтләүләре өчен рәхмәтләде: “Бервакыт мин әтигә сорау бирдем: “Сине онытсалар, нишләрсең?”. Соравыма ул: “Нишлисең инде, тормышы шундый!” – дип җавап кайтарды. Ул үзен истән чыгаруларыннан курыкмады, бөтен укучыларын да әтиләрчә бик яратты. Әти гүр иясе булганга 10 ел үтте, әмма аның исеменә онытылырга бирмәүчеләр бүген дә бик күп. Аны истә тотучы, шулай зурлап хөрмәтләүчеләр булганда, аның исеме әле бик озак яшәячәк”.

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА. Р. Бушков, Л.Гобәйдуллин фотолары.