«Без – канатлы язучылар!»

16-25 ноябрьдә «Иделем Акчарлагы» бәйгесенең өченче туры узды.

«Иделем акчарлагы» быел 19 нчы тапкыр яшь язучыларны каршы алды. «Проза», «Поэзия», «Драма», «Балалар әдәбияты» номинацияләрендә үз иҗат җимешләрен тәкъдим иткән яшь иҗатчылар «Идел» яшьләр үзәгенә җыелды. Мин дә алар рәтеннән булганлыктан, бер атна эчендә ничек күңелле ял иткәнебезне сөйләп китәм.

Беренче көн, әлбәттә, ачылыш тантанасы белән башланып китте. Бәйгенең жюри әгъзаләре – Газинур Морат, Марат Закир, Ләбиб Лерон, Әлфәт Закирҗанов, Илсөяр Ихсанова  катнашучыларга уңышлар теләргә сәхнә түренә менделәр. Үзләрен «карт» дип әйтүләрендә – «Сез – киләчәк» — дигән мәгънәне барыбыз да аңлап алдык, чөнки әлеге конкурста берничә ел рәттән катнашкан яшьләр камилләшеп, өлгереп киләләр. Шуңа күрә язучылар аларга аерым игътибар итәләр. Беренче көн шул рәвешле танышу белән башланып китте. Алда әле күңелле мизгелләр көтәсе билгеле иде. Өстәвенә, «Идел»дә «Иделем акчарлагы — 2018» белән рәттән «Блоггинг» мәктәбе уздырылды. Биредә өч көн эчендә татар блогерлары үз юнәлешләрендә үсәргә, өйрәнергә-өйрәтергә җыелдылар. Аларның бик күбесе безгә таныш – Ринат Галиәхмәтов (@tatar_malay), Илфар Әгъләмов (@ilfar_buidak), Рәзил Габбасов (@razil_borchak), Рәдис Гарипов (@kisher_men), Рәмис Гыйлметдинов (@dnevnik_tatarina), Камилә Ганибаева (@_ganibaeva), Илүзә Минһаҗева (@ilyuza), Ника Орлова (@nika_kakao). Алар белән танышу уеннар рәвешендә үтте. Кызыклы фактлар аша блогерларның кызыксынуларын да белдек. Ә чиратта – махсус кунаклар, ягъни, иҗади шәхесләр белән очрашулар көтеп торды. Бу конкурс кысаларында яшь иҗатчылар әдәбият, сәнгать, журналистика, мәдәният өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән күзгә-күз күреп аралаша алалар. Мәсәлән, язучы Рабит Батулла, шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһимов, шагыйрә Дания Нәгыйм, журналист Айгөл Абдрахманова, Зимфира Гыйльметдинова, профессор Николай Максимов,  режиссер Әминә Миндиярова үзләренең иҗади тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әйе, бу хакта бик күп сөйләп булыр иде, тик минем «Иделем акчарлагын»да бербөтен гаиләгә әйләнгән үзебез турында язасым килә.

                                                              Язучылар төнлә йокламый

Әлеге конкурска үзем икенче тапкыр киләм. Шулай да андагы җылы мөнәсәбәткә бик тиз ияләшәм һәм үз урынымны табам. Миңа калса, барлык катнашучылар да бер-берсе белән уртак телне тиз таптылар. Арада бары тик ике генә егет булганлыктан, аларны кызлар «кулда күтәреп» йөртте диярлек. Башкортстаннан килгән Сергей Фёдоров беренче генә тапкыр килсә дә, әлеге мохиткә тиз ияләште.

Беренче көннәрдән үк төнлә йоклау дигән нәрсәне күрмәдек. Яшь язучылар булсак та, каләм тотып әсәрләр иҗат итәргә түгел, ә бишенче катка – «Мафия» уенын уйнарга ашыктык. Беренче уенда һәркем кызып китеп, арабыздан мафияне эзләде. Уеннарның, әлбәттә, башкалары да бар иде. Ләкин «Әйдә, мафия уйныйбыз?» — дигән сорауга үзебез дә сизмәстән, урындыкларны тезеп куярга гадәтләндек. Уенга кереп китеп, вакытның ничек узганы сизелмәде. Арган башыбызны мендәргә салганда, сәгать биш тулган була иде инде. Иң кызыгы шунда – Башкортстаннан килгән өч катнашучыбызны үзебезнең вакытка ияләштердек. Соңыннан үзләре үк безне йокларга җибәрмәделәр.

                                                                 Сәхнәдә – акчарлаклар!

Без – иҗади кешеләр буларак, кичке чаралар да шул рухта үткәрелде. Мәсәлән, иң истә калганы – «Cәхнәдә түрендә – акчарлаклар» дигән бәйрәм. Өстәвенә, җитәкчебез Алсу апа Хафизова әлеге эшне миңа йөкләде. Дөрес, үземнең дә яшьләр белән берәр кичә уздырып карыйсым килгән иде килүен. Шуңа күрә мин аның беренче әйтүендә үк риза булдым. Көтә торгач, бәйрәм көне дә килеп җитте. Без исә төнге уеннардан соң, бәйрәмгә шигъри сүзләр язарга җыелыштык. Һәркем үзенең көченнән килгәнчә өлеш кертте. Үзебез уйлап, акчарлаклар турында легенда язып, театраль рәвештә сәхнәләштерергә булдык. Ярый әле конкурста поэзия номинациясе бар – шигырь язу зур авырлык тудырмады. Һәр чыгыш ясаучыга сүзләрне төрле кеше язды. Ә көйләрне барлау вазыйфасы оештыручы егетебез – Динар Шәймәрдановка бирелде. Ул һәр чыгышка милли көйләр барлаган арада тамашачылар да җыела башлады. Тамашачы – без үзебез идек. Үзебезгә үзебез концерт куеп кына калмадык, «Иделем акчарлагының» махсус гимнын да бергә басып җырладык. Әлеге чара шундый күтәренке рухта тәмамланып, төнге уеннар белән дәвам итте.

Ә җомга көнне безне иң күңелле мизгел – бүләкләү тантанасы көтә иде. Жюри әгъзаларе иҗади эшләргә анализ ясаганнан соң, нәтиҗәне генә көтәсе калды. Ә алар түбәндәгечә булды. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтыннан Миләүшә Гафурова һәм мин җиңүгә ирештек.

«Поэзия» номинациясе:

Гран-при: Ләйлә Хабибуллина һәм Миләүшә Гафурова 

1 урын-Алсу Сәлахова

2 урын-Илназ Закиров һәм Резеда Мөхәммәтҗанова

3 урын-Зәринә Хуҗина һәм Сөмбел Әхмәтҗанова

Кызыксындыру бүләге-Рәфидә Вахитова

«Проза» номинациясе:

1 урын-Алинә Галиева

2 урын-Розалина Тимербулатова

3 урын-Гөлфинә Шакирова

Кызыксындыру бүләге- Рәфидә Галимҗанова

Кызыксындыру бүләге-Ландыш Салихова

«Драма» номинациясе:

3 урын-Рәфидә Галимҗанова

Кызыксындыру бүләге- Гөлгенә Галимова

«Балалар әдәбияты» номинациясе:

1 урын-Рәфидә Галимҗанова

2 урын-Алия Хәкимханова

3 урын-Эльвира Хәйруллина

«Иделем акчарлагы» конкурсы кичә генә башланып, үзенең киң ишекләрен ачкан кебек. Ә без – яшь язучы-шагыйрьләр әлеге ишектән горур атлап керербез дә, үз урыныбызны табарбыз шикелле. Әлеге конкурсның өченче турында булып кайткан һәркем бер еллык илһам туплап кайта. Бәлки шуңа күрәдер гел үзенә чакыра ул – «Иделем акчарлагы!»

Рәфидә Галимҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.