“Без — кырык беренче ел балалары”

Тинчуринлылар, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, “Без — кырык беренче ел балалары”н күрсәтә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларына Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган «Без — кырык беренче ел балалары» спектаклен тәкъдим итә. Сәхнәләштерелгән әдәби композия 4 майда көндезге 12дә  күрсәтеләчәк.

Мөхәммәт Мәһдиевнең 1968 елда дөнья күргән бу әсәрендә Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән. Әдипнең җыйнак һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесте укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алынган иде. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 2 маенда булды.

Спектакльне куючы режиссер – Рәшит Заһидуллин. Рольләрдә – Айсылу Мөсәлләмова, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Тел.:(843) 236-53-43, Моб.: 89274565023