Без нинди — киләчәк шундый

Күп вакытта картларның авызыннан шундыйрак уфтануларны ишетәбез: хәзерге заман яшьләре көчсезләнеп бара, элеккегеләрдән күпкә калыша. 

Алайса шул сүзләрне ишетсәгез, алар белән килешәсезме?

Мин элек бер кызның язган макаләсен укыган идем, андагы шул җөмлә бигрәк тә исемдә калган: ул анда әйтә, бер көнне банкның башлыгы 90 нчы елның соңынан туучылар кулына төшә, ширкәтләр дә аларның кулында. Хәтта дәүләт Президенты да алар арасыннан чыга, бөтен җәмгыять аларның контролендә булачак. Аның соңгы сүзе: 90 нчы елның соңыннан туучылар, сез җәмгыятьне нинди төскә кертмәкче?

Бу дөньяда һәр төрле проблемалар җәелеп ята, ләкин киләчәк безнең кулыбызда — без нинди булсак, киләчәк тә шундый булачак.

Шуңа күрә бөтен эшне үзебездән башларга тиешбез,башкаларга юл күрсәтүдән элек, әлбәттә. Үз җәмгыятебезгә һәм милләтебезгә, вә динебезгә җаваплылык, игътибар белән карарга тиешбез.

Мин шәхсән картлар сүзе белән килешмим. Юл әле озын, соңында нәрсә булуын беркем дә белми. Җәмгыять өчен тырышучылар күп, ләкин аларның йөргән адымы бер үк түгел, шуңа күрә тормыш аслы-өсле.

Акча кешенең күзен томалаган бу заманда, һич кайсы бер эш турында сүз әйтеп булмый, чөнки ул эшләр минут-секундта үзгәрергә мөмкин.

Надир Фатих. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.