Конфедерацияләр кубогы уңышлы гына узып китте, тик футболдан аерылырга иртә. 16 нчы июль көнне янә зур футбол сезоны башлана!
Бу көнне “Казан — Арена” стадионында РОСГОССТРАХ Россия чемпионатының беренче турында Казанның “Рубин” командасы “Краснодар” командасын кабул итәчәк. Уен 17:30да башлана.
Исегезгә төшерәбез, “Рубин” ны янәдән Корбан Бердыев җитәкли. Әлеге тренер җитәкчелегендә безнең команда дөньякүләм дәрәҗәдә уңыш яулый алды, 2 тапкыр Россия Чемпионатын җиңде. Әлеге уен да яңа тарихның беренче бите булыр дип өметләнәбез.
Сезонның беренче уенына билетларны кассадан, “Рубин”ның официаль сайтыннан һәм http://bileton.ru/site/event/23436 дан алып була. Билет бәясе 100 сумнан 1100 сумга кадәр.
Җанатарлар төркеме өчен ташламалар да каралган. Ташлама белән билетларны бары тик кассадан гына алып була.
Җанатарлар төркеме | Кирәкле документ | Ташлама | Сектор |
Балалар төркеме (7-17 яшькә кадәр) | Туу турында таныклык | 40% | 123,126 |
Студенлар төркеме | Студент билеты | 30% | 114-117 |
Корпоратив төркем | Корпоратив гариза (50 билет һәм күбрәк) | 30% | Барлык секторлар |
Пенсионерлар төркеме | Паспорт | 50% | Көнчыгыш һәм көньяк секторлар |
1 нче һәм 2 нче төркем инвалидлар өчен | Дәлилләүче документ | 100% | Стадиондагы махсус урыннар |
Тулырак мәгълүматны кайнар линия аша 88005501958, шулай ук mnenie@rubin-kazan.ru почтасына язып белеп була.
Командага яңа җиңүләр теләп калабыз.
Гөлсу Төхфәтуллина .