«Без — «Рубин», безне туктатып булмый!» «Рубин» яңа зур футбол сезонына чакыра

Конфедерацияләр кубогы уңышлы гына узып китте, тик футболдан аерылырга иртә. 16 нчы июль көнне янә зур футбол сезоны башлана!

Бу көнне “Казан — Арена” стадионында РОСГОССТРАХ Россия чемпионатының беренче турында Казанның “Рубин” командасы “Краснодар” командасын кабул итәчәк. Уен 17:30да башлана.

Исегезгә төшерәбез, “Рубин” ны янәдән Корбан Бердыев җитәкли. Әлеге тренер җитәкчелегендә безнең команда дөньякүләм дәрәҗәдә уңыш яулый алды, 2 тапкыр Россия Чемпионатын җиңде. Әлеге уен да яңа тарихның беренче бите булыр дип өметләнәбез.

Сезонның беренче уенына билетларны кассадан, “Рубин”ның официаль сайтыннан  һәм http://bileton.ru/site/event/23436 дан алып була. Билет бәясе 100 сумнан 1100 сумга кадәр.

Җанатарлар төркеме өчен ташламалар да каралган. Ташлама белән билетларны бары тик кассадан гына алып була.

Җанатарлар төркеме Кирәкле документ Ташлама Сектор
Балалар төркеме (7-17 яшькә кадәр) Туу турында таныклык 40% 123,126
Студенлар төркеме Студент билеты 30% 114-117
Корпоратив төркем Корпоратив гариза (50 билет һәм күбрәк) 30% Барлык секторлар
Пенсионерлар төркеме Паспорт 50% Көнчыгыш һәм көньяк секторлар
1 нче һәм 2 нче төркем инвалидлар өчен Дәлилләүче документ 100% Стадиондагы махсус урыннар

 

Тулырак мәгълүматны кайнар линия аша 88005501958, шулай ук mnenie@rubin-kazan.ru  почтасына язып белеп була.

Командага яңа җиңүләр теләп калабыз.

 

Гөлсу Төхфәтуллина .