Без — студентлар

Әле ике атна элек кенә “дер” калтырап, сессия җитә дип йөргән идек. Беренчесе булганга куркыткандыр,күрәсең.Йоклаган йокының,ашаган ризыкның тәмен тоя алмадык бу вакыт эчендә.Иртәдән кичкә кадәр китапларыбызны “кочаклап” утырдык.Кемдер үз башына, кемдер шпоргалкаларга ышанды, ә кемдер төнге сәгать 12дә Универсиада авылы йортының тәрәзәләрен ачып, “ХАЛЯВА ПРИДИ”дип кычкырып экзаменны уңышлы бирермен дип уйлады. (Баргач сорыйсы булыр әле, килеп җитә алдымы икән ул “халява” дигәннәре.)
Тырышмадык түгел,тырыштык һәм иң мөһиме шул тырышуларыбыз, үлгән нерв күзәнәкләребез юкка булмады, сессиябезне уңышлы гына 11 көн эчендә ябып та куйдык, Аллага шөкер. Соңгы экзаменны биреп чыккач, өстемнән “тау” төшкән кебек булды. Шулчак, урамга чыгып, “Бетте бит сессия,бетте!”,-дип кычкырасым килде. Без бүгеннән-студентлар!
Безнең яраткан кураторыбыз Әлфәт абый әйтмешли, беренче чирканчыгыбызны алдык инде, хәзер алда безне озын яллар көтә. Барлык студентларга да беренче каникулларын кызыклы, файдалы итеп уткәрүләрен телим. Өебездә иркәләнеп, әниләребез пешергән тәмле ризыкларны ашап, әти-әни янындагы һәр минутның кадерен белеп калык. Тиздән җиңнәребезне сызганып икенче семестрны башлыйсы бар.Гараева Алсу