Без – Тукайлы халык!

Ao-cWll80_AХалкыбызның бөек шагыйре тууына 130 ел булу сәбәпле, Татарстанда бик күп матур кичәләр, конкурслар узуы безгә мәгълүм. Без дә моннан калышмаска булдык.
28нче март көнне без, татар теле һәм әдәбияты, журналистика белгечлегендә укучы 10.2-403нче төркем студентлары, кураторыбыз Таһир Гыйләҗев җитәкчелегендә, Габдулла Тукай урамы, 74нче йортта урнашкан Тукай әдәби музеенда булдык.
Музей экскурсоводы Гөлнур апа безне әдибебез тормышы белән таныштырды. Монда без мәшһүр шагыйребезнең кечкенә Апуштан алып башланган кыска гомер юлын ничек һәм кайларда үткәнен карый алдык
Музей 1986нчы елдан бирле эшли. Монда Тукайның куллары тигән, шагыйребезне “үз күзләре белән күргән” биш экспонат бар. Әлеге мемориаллар чын мәгънәсендә музейның горурлыгы.
Билгеле, шундый шәхесебезнең тормышы өч-дүрт бүлмәле бинага гына сыеп бетми. Ләкин монда булып кайткан кеше Габдулла Тукайга бөтенләй башкача карый башлыйдыр дип уйлыйм. Шәхсән миңа монда булып кайту яңа хис-кичерешләр бирде. Тукай да безнең Казан урамнарыннан атлаган икән бит! Ул да без басып торган җирдә торган. Шуны аңлау мине әдибебезгә тагын да якынайта: аны үзебезнеке, безне аныкы итә.
Без – Тукайлы халык! Һәм Тукай да – татарлы әдип!