Безнең атлетлар – бишенче!

5 июньнән алып, 10 июньгә кадәр Белоруссиянең Жлобин шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында Берләшмә дәүләт спартакиадасының беренче этабы үтте.

Анда КФУның җиңел атлетлары командасы да катнашты һәм гомуми команда хисабында бишенче урынны алды. Барлыгы бәйгедә 12 Россия югары уку йортынан йөзләп вәкил катнашты. Алар мини-футбол, волейбол һәм җиңел атлетика кебек бәйгеләрдә көч сынашты.

Казан федераль университеты җиңел атлетлары командасында – дүрт егет һәм дүрт кыз. Алар бәйгегә КФУның “Казан юлбарыслары” спорт клубы рәисе Ренат Мингалиев җитәкчелегендә барды.

Барлыгы җиңел атлетика буенча медальләр өчен 8 команда көрәшкән һәм безнекеләр алар арасында бишенче булган. Өч беренче урын – Белоруссия командаларыныкы, дүртенче урынны Мәскәү студентлары яулаган.

Ренат Мингалиев әйтүенчә, ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган. Чараның максаты исә – Россия һәм Белоруссия балаларын һәм яшьләрен берләштерү. Спартакиадының икенче этабы октябрьдә үтәчәк. Бу юлы инде Россиянең Краснодар краенда.

Ләйсән Сабирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.