«Безнең фикер» — төпле фикер

yJ9AUzFe6ssӘле шушы көннәрдә генә «Сәләт» йортында ТРның Мәктәп дебатлар лигасы һәм татар телендәге «Безнең фикер!» дебатлар лигасы тарафыннан, парламент дебатлары буенча хөкемдарлар әзерләүче уку-укыту сессияләре узып китте. Ул рус һәм татар телләренә хөкем итә алырлык югары дәрәҗәле хөкемдарлар әзерләүгә юнәлдерелгән иде.
“Безнең фикер” уеннарына без очраклы рәвештә генә кереп киттек. Иртәгә бетә дигән көнне генә уйнарга җитештек һәм… булды… Хәзер инде безне “Безнең фикер”дән аерып та алырга мөмкин түгел. Нәрсә бирә соң ул дебатлар? Беренче чиратта, әлбәттә, үз фикереңне башкаларга дөрес, аңлаешлы формада җиткерә белү. Шулай ук әлеге фикернең хаклыгын мисаллар ярдәмендә тулыландырып, башкаларны да ышандыру дәрәҗәсенә җиткерү. Әйе, әйе синең дустыңа “юк, болай түгел, тегеләй дөрес” дип аңлатып торуың да шул ук дебатларга кайтып кала. Кеше тормышында бик кирәкле, белергә тиешле өлкәләрнең берсенә мин нәкъ менә шуны кертер дә идем. Бу синең кычкырып яисә урыныңнан торып, кул болгаулар гына түгел инде. Тавышың никадәр генә көчле булмасын, фикерләрең юк икән, димәк, сиңа беркем дә җитди карамыйчак. zfHJpNHCqIo
Рәсәй Федерациясе президенты каршында бала хокукы буенча вәкаләт бирүче Астахов Павел Алексеевич белән очрашу һәм фотога төшү бәхетенә дә ирештек. Остаханәләрне «Дебатлар республикасы» президенты Аммар Аль-анси һәм Роман Фомахин үткәрде. Хөкемдар нинди булырга тиеш? Уенны бәяләү ысуллары һәм шартлары? һәм тагын бик күп кызыклы сорауларга җавап таптык. Соңгы көнне әлеге белемнәрне тикшерүгә юнәлдерелгән тест эшләдек.
Әкренләп кенә без дебатлар серләренә төшенә барабыз. Кайдадыр автобуста яисә троллейбуста барганда ишеткән җөмләләргә каршы фикерләрне башымда саный башлагач аңладым мин моны. Чыннан да, каты укытканнар икән. Әлеге уеннардан мин һәрвакыт очынып кайтам, нәрсәнедер аяк терәп аңлатасым килә башлый. Бәлки, уеннарның асылы да шушындадыр инде. Асыл дигәннән без командабызга шундый исем куярга булдык. Һәр фикернең, мәсьәләнең асылына төшү омтылышыннан барлыкка килде ул.
Мин әлеге уенны, проектны оештыручыларга бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Татар телендә булган дебатлар милләтебез үсешендә мөһим роль уйный. Бездән башка кем моны эшләсен ди? Тагын бер кат катнашучыларга, безне укытучыларга, хөкемдарларга рәхмәт. Алла бирса, әле финалда тагын очрашырбыз!5PlGR7DEovk