Безне ике астрономик феномен көтә

Җир белән Марсның якынаюы һәм Ай тотылуның бер төнгә туры килүе — сирәк очрый торган күренеш, соңгы тапкыр ул ике гасыр элек, 1830 елда булган.  В.П.Энгельгардт исемендәге астрономик обсерватория директоры, КФУның Физика институты профессоры Юрий Нефедьев күк аяз булса, 27сеннән 28 июль төнендә күк йөзендә нәрсә күзәтеп булачагын аңлатты.

“Җир белән Марсның якынаюы якынча ике елдан соң булачак. Бу вакыйга каршы тору дип атала, чөнки кызыл планета ул вакытта Кояшны, Җирне һәм Марсны тоташтыра торган сызыкта торачак. Марс һәм Җир 27сеннән 28 июль төнендә бер-берсенә 56-58 миллион километрга якын киләчәк, – дип сөйләде галим Ю.Перведенцев. – Шулай да күрше планетаның рельефын профессионал аппаратура ярдәмендә генә күрү мөмкин булачак. Монысы да күк йөзе аяз булса”.

Марс белән Җирнең чираттагы якынаюы 2035 елның сентябреннән иртәрәк көтелми.

Профессор сүзләренә караганда, хәзер Кояш системасындагы дүртенче планетаны өйрәнү нигездә җир атмосферасы чикләреннән чыгарылган космик телескоплар  ярдәмендә алып барыла. Мәсәлән, Mars Express космик миссия тарафыннан Марс җирлегенең бик кызыклы сурәтләре ясалган. Марсның бөек каршы торуы Җир шарыннан кызыл планета өслеген өйрәнү өчен иң уңайлы вакыт, бу вакыйга һәвәскәр астрономнар өчен аеруча кызыклы. Ә менә узган гасырларда астрономнар мондый якын килүләрне мөмкин кадәр кулланырга тырышкан. 1877 елда америка астрономы Асаф Холл Марс белән Җир якын килү вакытында Марсның Фобос һәм Деймос дип исемләнгән ике иярченен ачкан. Киләчәктә бу иярченнәр Марс өстенә төшәр дип фаразлана, чөнки алар акрынлап планетага якыная.

Марс иярченнәрен җирдән күзәтү хәзерге вакытта бик актуаль. В.П.Энгельгардт исемендәге астрономик обсерваториядә мондый күзәтүләр өчен барлык кирәкле җайланмалар да бар.

“Марс – бик кызыклы планета, беренче чиратта,  анда тереклек булу ихтималы белән бәйле. Марста шартлар кырыс булуга карамастан, Җирдә шундый кырыс шартларда яши алырлык микроорганизмнар табылган. Мәсәлән, Марсның экваториаль зонасында тәүлек эчендә температура  Цельсия буенча +35тән -143 градуска кадәр үзгәрә. Кайбер җирдәге организмнар исә мондый температура режимында хәтта күбрәк үрчи башлый”, – дип сөйләде Юрий Нефедьев.

Марс каршылыгы XXI гасырда булачак иң озын Айның тотуы белән бер төндә булачак.

“Ай Җирнең шәүләсендә тулысынча 104 минут тирәсе торачак, бу гадәттәгедән якынча 15 минутка күбрәк. Ай тотылу елына уртача ике тапкыр була. Бу юлы тотылуны тулысынча Көнчыгыш Африкада, Үзәк һәм Көньяк Азиядә, шулай ук Антарктидада күрергә мөмкин булачак.  Ә Европада, Көньяк Америкада һәм Төньяк Африкада ай тотулы Айның калкуында башлачак, Австриядә исә, киресенчә, – батканда. Төньяк Америка халкы бу ай тотылуын күрә алмаячак. Россиянең европа өлешендә айның тулысынча тотылуы Айның калкуында башлачак, без башлыча  ай тотылуның аерым фазасын күзәтә алачакбыз. Җәй айларында ике тапкыр кояш тотылачагын да онытмаска кирәк: 13 июльдә һәм 11 августта. Шулай ук 17 июль – 24 августта Персеид метеорит агымын, июль-августта  Panstarrs кометасын, ә 20 августтан ноябрь ахырына кадәр Джакобини-Циннер кометасын да күзәтергә мөмкин”.

Мәрьям Насыйрова әзерләде.