Безнең студентлар Казан-Кырым телекүперендә катнашты

Татар журналистикасы кафедрасының 3 курс студентлары үзенчәлекле чара – Казан-Кырым телекүперендә катнашты. Кырым татарлары белән туры элемтә Симферополь шәһәрендә уздырылган “Исмәгыйль Гаспралы дөньясы” XX Әдәби укулар уңаеннан оештырылды.

Тарихи белешмә:

Исмәгыйль Гаспралы – XIX гасыр азагында, барлык төрки телле халыклар патшадан рөхсәт ала алмаган чорда, “Тәрҗеман” газетасын чыгаруга ирешкән шәхес. Заманында “Тәрҗеман” битләрендә Казан һәм башка төбәк татарлары – каләм осталары язмалары дөнья күргән. Шулай ук И.Гаспралы төрки халыкларның мәгариф системасын яңартуга, аң-белемен үстерүгә, төрки халыкларны берләштерүгә өндәгән, шул хакта мәкаләләр, китаплар язган, уку-укыту программалары төзегән кеше.

Конференциядә катнашучыларга һәм, гомумән, Кырым җәмәгатьчелегенә 2015 елда Татарстан китап нәшриятында рус телендә басылган “Исмаил Гаспринский” китабын тәкъдим иттеләр. Яңа китап “История татар в лицах” сериясе кысаларында дөнья күргән.

Исмәгыйль Гаспралының истәлеген Кырым җирендә бик хөрмәтлиләр. Бакчасарайда аның музей-йорты бар, Симферопольдә инде 25 ел аның исемендәге Республика кырымтатар китапханәсе эшләп килә. Бу китапханә Исмәгыйль Гаспралының тормыш һәм иҗат юлына багышлап, ел саен Әдәби укулар оештыра. Быелгы укулар – егерменчеләре – аның тууына 165 ел тулу белән туры килгән.

Телекүпер Казанның элеккеге Матбугат йорты, хәзерге “Габдулла Тукай” конференцияләр залында узды. Монда Исмәгыйль Гаспралы тормышына багышланган китапны тудыручы галимнәр, Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге, татар язучылары һәм башкалабызда дөнья күрүче кырым татарлары җыелды. Телекүпернең теге ягында исә Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов, Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгының музей һәм китапханә эшләре идарәсе башлыгы Елена Емирова, шулай ук И.Гаспралы китапханәсе хезмәткәрләре элемтәгә чыкты.

gaspri3

“Кырым белән Татарстан һәрвакыт аралашып тора. Исмәгыйль-бей Гаспралы ике төбәк тарихында да уелмас эз калдырган, матбугаты белән мәгърифәте өчен саллы өлеш керткән. Аны истә тотып, мондый рухи хәзинә бүләк иткән өчен зур рәхмәт. Алга таба да элемтәне өзмичә, дуслыкны саклыйк”, — дип искәртте Ремзи Ильясов сәламләү сүзендә. Елена Емирова исә Симферопольдә И.Гаспралы исемендәге кырымтатар китапханәсе ачылгач, Татарстан Республикасы иң беренче булып аны китаплар белән баетуын искә алды.

“История татар в лицах” проекты идеясе – галим Булат Хәмидуллинныкы. “Татар халкы тарихына багышланган китаплар сериясе инде 2000нче еллар башыннан чыгып килә, — дип ассызыклады галим. – 2010 елдан Татарстан китап нәшриятында татарлар тарихын сурәтләүче күренекле шәхесләр турында серия ачылды. Мин аны аеруча яратам. Берничә ел эчендә бихисап шәхесләргә багышланган китаплар бастырылды. Исмәгыйль Гаспралы турындагысын Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче татар галиме, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Надир Дәүләт язган. Ул бүгенге китапны тәкъдим итү чарасында катнашучыларга, кырымтатар кардәшләребезгә күп сәләмнәр юллый”.

Китапның редакторы – Казан галиме Рәшит Кадыйров, төрек теленнән русчага Булат Ногъманов тәрҗемә иткән.

Гомумән, мондый эчтәлектәге бихисап китаплар чыгаручы нәшриятта Татарстан һәм татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы басмаларга аеруча зур игътибар бирелә. Ә Гаспралыны татар халкы, һичшиксез, үзенең улыдай кабул итә.

Чарада катнашкан Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевның кырымлылар алдында ясаган чыгышында бик мөһим сүзләр яңгырады:

Исмәгыйль Гаспралы исеме татарларда Габдулла Тукай, Дәрдемәнд кебек күренекле шәхесләр белән янәшә тора. “Татарлар тарихы – йөзләрдә” сериясендә дөнья күргән китап аның тормышын һәм иҗтимагый эшчәнлеген тулырак күзалларга ярдәм итә. Төрки милләтләрнең мәгарифен, мәдәниятен, әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше дә бик зур. Бүгенге глобальләшү чорында безне туган тел, милли йолаларыбыз, милләтне саклау мәсьәләләре нык борчый, безгә, төрки халыкларга, бер-беребезгә якынаерга, Гаспралы әйткәнчә, эштә, фикердә, гамәлләрдә бергә булырга кирәк”.

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА