Бие, бие, Хәйбулла… Татарстанда халык биюләре конкурсына сайлап алу этабы башлана

2019 елның апреленнән Россия шәһәрләрендә халык биюләре буенча Folk of Dance дигән телевизион проектның II сезонына сайлап алу турлары үтәчәк. Конкурсның төп бурычларының берсе — дөнья халыклары традицияләрен, иҗатын, мәдәниятен популярлаштыру.  

Татарстан Республикасында сайлап алу этабын уздыру урыны итеп Әлмәт билгеләнгән. Бу «Мириданс» халык бию ансамбленең финалга чыгуы белән бәйле.

2019 елның 26 апреленнән 29ына кадәр Әлмәттә сайлап алу турында катнашу өчен Татарстанның халык биюе белән шөгыльләнә торган коллективлары чакырыла. Конкурс халык биюе һәм стилизация номинацияләрендә үтә.

Проектның ярымфиналы һәм финалы 2020 елның февралендә Мәскәү шәһәрендә үтәчәк.