Әбиләр чуагы кайчан башлана?

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Казанда эшче һөнәрләр буенча Worldskills дөнья чемпионаты ачылышы көнне һава температурасы +28…+29 градуска кадәр күтәрелгәнен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Галим августта Татарстанда һава температурасы нормадан 1,4 градуска түбән булуын, бер ай эчендә якынча ике айлык норма явым-төшем яуганын әйтте. Ул 175 процент тәшкил иткән. “Иң җылы көн 22 августта иде. Җәйнең иң җылы ае июнь булды”, — диде ул.

Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк. “Республикада берничә көн дәвамында булган җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Тик моннан соң, һичшиксез, “күчеш” булачак — атмосфера фронтлары, циклоннар һәм салкыннар киләчәк. Шуннан соң без температураның янәдән күтәрелүен күзәтә алачакбыз. Бу инде классик әбиләр чуагы булачак”, — диде профессор Ю.Перведенцев.

Татарстанда әбиләр чуагы вакытында коры һәм җылы һава торышы булачак. “Гадәттә, 20-25 градуска кадәр җылы һава торышы була. Бу вакыт сентябрь урталарыннан билгеләнә һәм ике көннән алып ике атнага кадәр, ә кайчагында бер айга кадәр сузыла”, — диде ул.

“Әбиләр чуагы чоры даими түгел һәм ул берничә тапкыр булырга мөмкин, шуңа күрә көзен яхшы һәм җылы һава торышы берничә тапкыр кабатлана ала”, — диде Юрий Переведенцев.

Сентябрь аенда уртача һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Климатик үлчәүләр буенча, быел ул 19-20 сентябрьгә туры килә.  “Яз тәүлекнең уртача температурасы +10 градуска җиткәндә һәм 10 градустан югары булганда, ә көз температура +10 градустан түбән булганда башлана”, — диде галим.

Юрий Переведенцев сентябрьдә уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәген әйтеп узды. Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча бездә сентябрь суык булмаячак. Явым-төшемнәр дә норма чикләрендә, ягъни 50 мм чамасы тәшкил итәчәк”, — дип сөйләде ул.

Мәгълүмат «Татар информ» МА алынды.