Әбиләр чуагын кайчан көтәргә? КФУ эксперты җавап бирә.

Татарстан территориясендә җәйге һава торышы тагын бер атна диярлек дәвам итәчәк. Бу хакта КФУ Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте. 

«Кыска вакытлы суытуга карамастан, уртача тәүлек температуралары хәзергә җәйге кебек, 15 градустан югары. Җәй әле дәвам итә. Көз тәүлекнең уртача температурасы 15 градустан түбән булгач башланачак», — диде Юрий Переведенцев.

КФУ эксперты әйтүенчә, 3-4 сентябрьдә республикага зур булмаган яңгырлы циклон киләчәк. Ә 5 нче сентябрьдә температура кисәк төшәчәк — төнге температура 9, ә көндез — 14 градус җылы булачак. Юрий Переведенцев әбиләр чуагын бары тик сентябрьнең икенче яртысында гына көтәргә кирәклеген әйтә.

«Әбиләр чуагы җитү статистикасының соңгы 16 ел җыелган мәгълүматлары буенча, 2000 ёщм 2016 елда ул гомумән дә булмаган. Ә 2007 елда 28 нче сентябрьдә башланып, 2 көн дәвам иткән»

Профессор әйтүенчә, әбиләр чуагы атна-атна ярым дәвам итәчәк. 2015 елда ул 13 нче сентябрьдән 27сенә кадәр дәвам итте, тәүлекнең уртача һава температурасы 18 градус иде.