Биология һәм медицина проектларын гамәлгә ашыруга КФУ 180 миллион сум алачак

Казан университеты әйдәп баручы дөньякүләм галимнәр җитәкчелегендә уздырыла торган фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен грантлар бирү конкурсында җиңүчеләр исәбендә.

Фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү өчен грантлар (мегагрантлар) бирү буенча сигезенче конкурска йомгак ясалды. Казан федераль университеты Россия югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларында әйдәп баручы галимнәр җитәкчелегендә уздырыла торган фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Россия Хөкүмәте грантларын алуга конкурста җиңүче булды.

Мегагрантлар Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы тарафыннан дөньякүләм дәрәҗәдәге әйдәп баручы галимнәр җитәкчелегендә мәгариф һәм фәнни оешмалар структураларында  актуаль һәм перспектив фәнни тикшеренүләр уздыру өчен  бирелә.

Фәнни тикшеренүләрнең төп бурычлары — алга киткән фәнни нәтиҗәләр алу һәм РФ Фәнни-технологик үсеш стратегиясендә билгеләнгән юнәлешләр кысаларында конкрет бурычларны хәл итү, шулай ук югары квалификацияле фәнни кадрлар әзерләү.

Исегезгә төшерәбез, университет җитәкчелеге белән киңәшмә барышында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә,әлеге конкурста КФУның биология һәм фундаменталь медицина өлкәсендә ике проекты  җиңде.

Конкурска барлыгы 465 гариза бирелгән. Россия Хөкүмәте тарафыннан 43 грант бүлеп бирелде.

Россия югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары чит ил яки Россия алдынгы галимнәре белән берлектә конкурста җиңүче булды.  КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры, биомедицина юнәлеше буенча проректор Андрей Киясов әйтүенчә, конкурс кысаларында КФУның ике фәнни тикшеренүе гамәлгә ашырылачак. Беренче проект — «Регулярные генетические эпигенетические механизмы развития и функционирования скелетных и сердечных мышц человека и приматов в норме и патологии» дип атала. Аларга чакырылган Йошихида Хаяшизаки (Япония, Хирш индексы 100) җитәкчелек итәчәк. (КФУ ягыннан заявканы әзерләүдә Фундаменталь медицина һәм биология институты Экстремаль биология фәнни-тикшеренү лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Гусев һәм өлкән фәнни хезмәткәр Елена Шаһимәрданова катнашты). Медицина өлкәсендә икенче проект «Регуляция комплекса mTOR1 в процессе метаболизма митохондрий: влияние на воспаление и канцерогенез» дип атала. Аларга Симон Ханс-Уве җитәкчелек итәчәк (Швейцария, Хирш 88 индексы). Заявкаларны әзерләүдә КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге  хезмәткәрләре катнашты (директор Альберт Ризванов).

Алынган грантлар — фундаменталь медицина буенча чит ил партнерлары белән күпьеллык хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе. Беренче проектка килгәндә, проректор сүзләренчә, ул скелет һәм йөрәк мускулларын тикшерүгә юнәлтеләчәк. Бу йөрәк тамырлары системасы патологиясен аңлау һәм дәвалау кысаларында гына түгел, ә скелет мускулларының картлык атрофиясен булдырмау өчен дә мөһим. Сүз уңаеннан, ул Россия Фәннәр академиясенең Н.И. Вавилов исемендәге гомуми генетика институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Милли медицина тикшеренү үзәге белән берлектә тормышка ашырыла.

«mTOR1 рецептчылары — ул күзәнәкләрдә, шул исәптән митохондрияләрдә дә күп реакцияләр кертә торган «каскад» сигналы катнашучысы. Эш шунда ки, күзәнәкләр эчендә урнашкан митохондрия — теләсә нинди күзәнәкнең «энергетика станцияләре». Нәкъ менә анда энергия эшләп чыгарыла, — дип аңлатты А.Киясов. — Монда идея mTOR1 «каскад»ы митохондриягә ничек йогынты ясавын күрүдән гыйбарәт, чөнки шеш күзәнәкләренә әверелгән ялкынсыну һәм канцерогенез (шеш тууы һәм үсешенең катлаулы патофизиологик процессы) чагылуы шуңа бәйле. Бу проект Россия Фәннәр академиясе цитология институты белән берлектә тормышка ашырыла».

Проектларны гамәлгә ашыру чоры 3 ел тәшкил итә: 2021 елдан 2023 елга кадәр. Һәр проектка 90 миллион сум бүлеп биреләчәк.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий