«Болгар туган тел» форумы ничек үтә?

Биредә «Хәлләр ничек?» дигән сорауга такмаклап җавап бирергә күнеккәннәр:

«ШӘӘӘӘП!!!

Ал да гөл, хей!

Ал да гөл хей!

Монда рәхәт —

Шуны бел, хей!»

Fa4IQIDlWbM

Исеңә төштеме бу сүзләр? Әле үзең артыннан такмаклап кабатлагансыңдыр. Әйе, быел да республиканың иң сәләтле, актив укучылары, сәлкешләре, тәҗрибәле, балаларны яратучы әйдаманнары бер җиргә — «Болгар туган тел» форумына җыелды. Аны быел «Сәләт» яшьләр оешмасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Спасс муниципаль районы һ.б. бик күп партнерлар белән берлектә оештыра.  Ул 17-23 июнь көннәрендә халкыбызның изге саналган урыны — Болгар шәһәрендә үтә. Балаларның ни белән шөгыльләнгәннәрен күреп кайтырга дип, КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан 22 укытучы белән без дә юлга чыктык.

A2ypTyHhXL8

Быел өченче тапкыр үткәрелә торган форум һәрдаим үсештә. Елдан-ел география дә, катнашучылар саны да, сыйфат та арта. Быел Казахстан, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан райөоннарыннан барлыгы 750 бала ял итә биредә. Ял итә дию генә дөрес тә түгелдер: алар укый, белемгә омтылалар, үзләренә яңа дуслар табалар, кызыклы очрашуларда булалар, остаханәләрдә яңа һөнәр үзләштерәләр. Форумның быелгы үзенчәлеге: ул тулысынча татар милли мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә, пропагандалауга корылган. Шул уңайдан элек бербөтен булып яшәгән алан 5кә бүленгән: «Тел сакчылары», «Мәдәният сакчылары», «Һөнәр сакчылар» һ.б.

xmeLwIHQWvM

Форумда һәр сәгать кадерле һәм ул минутлап бүленгән. Казан федераль университеты укытучылары белән татар теле дәресләре иртәнге 10да башлана. Студентлар белән эшләргә күнеккән филология фәннәре кандидаты, доцентлар кыр шартларында тәүге тапкыр дәрес үткәрүләре. Институтның киң аудиториясен аларга чатыр һәм палаткаларга алыштырырга туры килде. Шулай булуга карамастан, дәресләр үткәрү өчен барлык шартлар да бар: презентацияләр үткәрү өчен экран, компьютерлар белән тәэмин ителгәннәр. Шуңа күрә дә яраклашу чорын алар уңай кичергән. Дөрес, дәресләрнең темасын бераз гадиләштерергә туры килгән. Чөнки балалар өчен балалар телендә сөйләргә киңәш ителә.

“Без аудитория белән эшләргә тиешбез, шундый позитив, харизмалы спикерлар булырга тиешбез. Чөнки без эссе һава шартларында балаларның игътибарын җәлеп итәбез. Безнең укытучылар кызыклы дәресләр белән бергә кызыклы презентацияләр эшләделәр. Сүз белән генә түгел, кызыклы слайдлар белән дә шушы мәгълүматны җиткерәләр. Ә руус төркемнәрендә, телне башлап өйрәнүчеләр белән без бары тик аралашу форматында алып барабыз. Алар белән диалоглар төзибез, сөйләшергә, үзләре турында сөйләргә сорашабыз. Безнең дәресләр чын мәгънәсендә җанлы аралашу. Университет галимнәре, профессоры белән аралашу кызыклы булыр дип уйлыйм,” – диде КФУ профессоры, “Ана теле” проекты җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова.

PTh-cXyZ450

Университет укытучылары яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып татар теленең килеп чыгышы, лексикологиясе, төрле тармаклары, морфология буенча төрле мәгълүмат җиткерәләр. Кадрия Сөнгатовна инде күп еллар татар филологиясе бүлегендә рус телле студентларга татар теле дәресләре алып бара. Болгардагы дәресенә бер дә татарча белмәгән балалар җыелган иде.

Танылган шагыйрә, КФУ  укытучысы Халисә Ширмән балаларны шигырь язу серләренә төшендерә, үз остаханәсен алып бара. “Мин алардан да күп әйбер алам икән, алар миңа идея бирәләр. Алар бит кызык, дөньяны башкача күзәтәләр, күрәләр. Безгә әле алардан уйрәнергә дә мөмкинлек бар,” – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

lkZuPP8lVDE

Форумда иң кызык, җанлы вакыт – төштән соң. Төшке аш ашап, бераз ял иткәч, остаханәләргә таралышу, яңа һөнәрләр үзләштерү үзе бер рәхәт. Алан татар җырлары, биюләре, курай тавышы белән тула. Курай дигәннән, әлеге дәресләрне КФУ профессоры Рәгъде Халитов һәм аның укучысы Дамир Габдрахманов алып бара. Остазлар фикеренчә, 1 атна эчендә дә курайда уйнарга өйрәтеп була, сәләт кенә булсын.

“Болгарда шушы мохиттә болгар курае яңгырады. Ата-бабаларыбыз 1000 еллар дәвамында уйнап килгән борынгы уен коралыбыз аша балаларыбызның күңелен тәрбиялибез. Балалар бик теләп йөриләр. Мондый зур масштаблы чаралар балалар күңелендә зур тәэсир калдыра, тәрбияви алымнарны камилләштерә торган чара бу,” – диде Рәгъде Халитов.

DfOF8fDAxrk

Үз музыка мәктәбен төзегән КФУ укытучысы Миңгол ага Галиев балаларны җырларга өйрәтергә дип килгән. “Үзебезнең телне белү кирәк. Кая гына барсаң да, шундый яшьләр оешмалары җыелалар да, карыйсың музыка җибәрсәләр, бүгенге эстраданы куялар, чөнки алар хәрәкәтчән дип аңлаталар. Әмма бу рухи тәрбияви сәнгать түгел, борчуларын оныттырып күңелләренә наркотик сыман тәэсир итә торган. Ә минем теләгем: кайда балалар, яшьләр оешмалары бар, нинди чаралар үткәрәләр анда яңгырарга тиеш безнең рухи мирасыбыз: Әлфия Афзалова, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов җырлары. Безнең балалар аларны ишетеп үссәләр, безнең җыр сәнгатебез бөтен дөнья халыкларына үрнәк булып үсәчәк,” – диде ул.

Балалар белән эшләргә 70кә якын әйдаман җәлеп ителгән. Алар арасында КФУ  студентлары булу да зур сөенеч.

PGQBGdqDKb0

Раил САДРЕТДИНОВ