Болгария университеты белән элемтәләр ныгый

10 нчы сентябрь көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Болгария Республикасының Кирилл һәм Мефодий исемендәге Бөек Тырнов университетыннан Болгария фәннәр академиясенең корреспондент-әгъзасы, профессор, филология фәннәре докторы, ректорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Стоян Буров һәм аның хатыны, филология фәннәре докуторы, профессор Пенка Бурова килде. Аларны Башкортстан университетының доценты Хәбибуллин Рөстәм Камил улы озата барды.

Болгария галимнәре һәм ФһМБИ директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы, аның урынбасарлары Садыйкова Гөлнара Васыйл кызы, Ярмәкәев Искәндәр Энгель улы, шулай ук Рус һәм чит ил филологиясе Югары мәктәбе галимнәре хезмәттәшлек итү юллары турында фикерләште. Киләчәктә ике университет галимнәренең уртак фәнни эшләре, студентлар белән алышу, конференцияләрдә даими катнашу көтелә. Эшлекле сөйләшүдән соң, кунакларны институт тормышы белән таныштырдылар. Стоян Буров һәм Пенка Бурова ФһМБИ һәм Казан шәһәренә соклануын белдерде.

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/bolgariya-universitety-beln-lev-tolstoy-isemendge-filologiya-hm-mdniyatara-baglanyshlar