«Большие вызовы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Казан университеты студентларын бу конкурста катнашырга чакыралар. 

Казан федераль университетының 1-2 курс студентларын «Большие вызовы» бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурс укучыларның фәнни-тикшеренү, инженер-техник, уйлап табу һәм проект эшчәнлеген үстерү максатларында уздырыла.

Конкурста мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары, 7-11 сыйныф укучылары, шулай ук  югары белем бирү учреждениеләренең 1-2 курс студентлары катнаша.

Конкурс кысаларында катнашучыларга 12 юнәлеш буенча проектлар эшләргә тәкъдим итәләр: агросәнәгать һәм биотехнологияләр; пилотсыз транспорт һәм логистик системалар; зур күләмле мәгълүматлар, ясалма интеллект, финанс технологияләре һәм машина ярдәмендә укыту; генетика, персональләштерелган һәм прогностик медицина; когнитив тикшеренүләр; космик технологияләр, нейротехнологияләр һәм табигатькә охшаш технологияләр; яңа материаллар; Арктиканы һәм Дөнья океанын үзләштерү; заманча энергетика; акыллы шәһәр һәм иминлек.

Конкурсны гамәлгә куючылар — РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Талант һәм уңыш» фонды, «Сириус» Фәнни-технологик университеты, төбәктәге оператор — Талантлар университеты.

Катнашуга гаризалар 2021 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Гаризалар экспертизасы 25 мартка кадәр гамәлгә ашырылачак, конкурсның йомгаклау этабы — 10 апрельдән 15 майга кадәр.

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: konkurs.sochisirius.ru