Борылышлар

Гомер юлларын үтү озакмы?

Әҗәл ничәнче борылышта?

Әй, төкерик, әйдә булмышына!

Кунак кына без бу тормышта!

Син, кәккүгем, әйдә санамачы,

Ничә ел гомер калган диеп,

Без әле туймадык бу дөньяда,

Бу тормышкайда янып-сөеп.

Гомеркәйләр борылыштан тора,

Гомеркәйләр — ачы тәҗрибә.

Әй, кәккүгем, санама елларны,

Әйдә син авыл көен көйлә!