Борынгы китап иленә сәяхәт

27 май — Бөтенроссия китапханәләр көне иде. КФУның Н.И.Лобачевский ис. Фәнни китапханәсендә 6 млн.нан артык  китап саклана. Китапханә тарихы һәм аның фондлары белән бу көнне һәркем таныша алды.

«Лобачевка»ның иң кызык җире — әлбәттә, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге. Биредә иң борынгы — XI гасырга караган кулъязма китап,

1501 елның 1 гыйнварына кадәр булган инкунабулылар һәм төрле телләрдәге башка кыйммәтле экземплярлар саклана. «Борынгы китап иленә сәяхәт» дип аталган экскурсиягә КФУ студентлары һәм хезмәткәрләреннән кала, мәктәп укучылары һәм Казан Дәүләт мәдәният институтының әзерлек факультетында укучы Ангола, Бразилия, Монголия, Таиланд студентлары да килгән иде.

Экскурсияне Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Амерханова үткәрде.

Борынгы бинаның баскычыннан күтәрелгәндә экскурсовод Эльмира Амерханова әлеге бинаның тарихын сөйләде. Төзелешкә күренекле математик, неевклид геометриясен булдырган галим Н.Лобачевский үзе җитәкчелек иткән. 1825-1835 елларда Н.И.Лобачевский китапханәче булып эшли, ә 1827 елдан башлап бу вазыйфаны ректорлык белән берләштерә. Китапханә фондларын комплектлаштырырга ул зур игътибар бирә. «Университет ректоры һәм китапханәчесе» — 8 ел дәвамында Николай Иванович күп документларны шулай дип имзалый.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге бусагасын атлап керү белән, күпләр үзләрен вакыт машинасында кебек хис итте. Бүлекнең уку залы идәннән алып түшәмгә кадәр борынгы фолиантлар белән тулы иде. Кысан гына коридорда да борынгы томнар белән тулы китап киштәләре урнашкан.

Шунысы кызыклы, университет китапханәсе университеттан алда барлыкка килә. Ул Россиянең көньягында булдырылачак университет өчен дип эшләнә. Әмма оеша алмау сәбәпле, 3,5 мең басма һәм кулъязма китаплар 1799 елда Казанга кайтарыла һәм Казан университетының нигезен тәшкил итә.

КФУның Н.И.Лобачевский ис. Фәнни китапханәсе томнар саны буенча Татарстанда гына түгел, Россиянең иң зур китапханәләре унлыгына керә. Вуз китапханәләре арасында КФУ китапханәсе 3 нче урында. Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларыннан кала.