Һәр гасырның матурлык турында үз кануннары. Кешелек барлыкка килгәндә матур дип саналган әйберләргә урта гасырларда көлеп караганнар. Хәзерге «90-60-90»ны да 50 ел элек аңламаганнар. Замана кызларының матурлык стандартлары нинди? Сезгә аларны егетләр күзлегеннән тәкъдим итәм.
1. Чәч
Замана кызлары чәчләренә зур игътибар бирә. Егетләр нәрсә аңлатканын белмәсә дә, «ботокс», «ламинатлаштыру» кебек сүзләрне еш ишетә. Чәчләрнең төсләре төрлесеннән. Прическалар шулай ук төрле, әмма күпчелек кызларда чәчләр озын. Тик игътибар! Озын чәчләргә кагылыр алдыннан рөхсәт сорарга кирәк! Чөнки аларның үстертелгән булуы мөмкин.
2. Каш
Элек кешеләр каш ясау өчен күмер куллансалар, хәзер каш ясауның да ысуллары күп. Бик теләсәң, беркайчан бетми торган итеп, гомерлеккә дә ясап куя алалар. Замана кашларының формаларына килгәндә, алар шулай ук төрле. Иң популяр төр — Брежнев кашлары.
3. Ирен
Замана кызларының иреннәре камера күрүгә автомат рәвештә алга сузыла…
4. Смартфон
Ә камераны иреннәр еш күрә. Чөнки кәттә телефон шулай ук замананың матурлык стандарты.
5. Тырнаклар
Тырнакларга килгәндә, кызларга рәхәт хәзер. Бер ясатып куялар да, ай буе шуның белән йөриләр. Ниндиләре генә юк аларның да! Озын, кыска, очлы, шакмаклы… Чәчәкле, ташлы, хәтта үз портретыңны да ясап куйсаң була. Тик, кызлар, сер итеп кенә әйтәм: статистика буенча, күпчелек егетләргә озын тырнаклар ошамый икән.
6. Фигура
Әлеге категориядә «90-60-90» кагыйдәсе саклана кебек. Тик ул бик азларны кызыксындыра. Иң мөһиме: Инстаграмыңда спорт киеменнән спорт залда төшкән фотоң булсын! Андый фото булса, стандартларның берсен үтәгән буласың.
7. Киемнәр
Бу бүлеккә дә бик күп язып булыр иде. Кызлар, ертык джинсыларга да, күлмәк белән кроссовки киюегезгә дә, ачык кендекләрегезгә дә өйрәнеп беттек инде. Тик гүзәл-затлар булып калыгыз әле. Кайвакыт каршыга егет кеше киләме, әллә кызмы, аңлап булмый…
Син нинди замана хатын-кыз стандартларын беләсең?
Булат, 16 яшь: Минем өчен замана кызларында иң күзгә ташланган әйбер − каш һәм тырнаклар. Кайбер кызлар хәтта мәктәптә укучылар да кашларын бигрәк зур итеп ясый хәзер (мин әйткән Брежнев кашлары турында сүз барадыр инде − И.Ш.) Тырнакларга килгәндә, аларның янып тора торган төсләрдә булуы ошамый. Аңлыйм: кызлар шаккаттырып торырга тиеш. Әмма андый төсләр бөтен кызга да бармый.
Рамил, 22 яшь: Игътибар белән күзәтеп барганым юк, шуңа күрә стандартлар дип аерып бернәрсә әйтә алмыйм. Миңа кыз я ошый, я ошамый. Косметика күп кулланганнарын яратмыйм. Туры чәчле кызларның чәчләрен бөдрәләтүе ошамый. Ә бөдрә чәч табигатьтән бирелгән очракта моңа тыныч карыйм.
Павел, 23 яшь: Мин, гомумән, ниндидер стандартлар яклы түгел. Матурлык бәйгеләрендә дә җиңүче кызларны ничек сайлауларын аңламыйм. Һәр кыз үзенчә матур. Мин күбрәк табигыйлек яклы. Кызлар бизәнмәсен, үзләрен карамасын, димим. Барысы да уртача булырга тиеш.
Илгиз Шәкүров. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.