БТЯФ делегатлары Татарстан журналистикасы киләчәге турында уйлана

Корстон сәүдә-күңел ачу комплексында рәсми ачылыштан соң делегатлар Универсиада Авылында уза торган секция эшләрендә катнашалар. Алар бишәү – тарих һәм туризм; мәгариф һәм тәрбия; этномәдәния проектларның менеджменты; татар теле һәм интернет; журналистика һәм PR.
Журналистика һәм PR секциясендә иң беренчеләрдән булып “Татар-Информ” МАның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм “безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов чыгыш ясадылар. Үзләре белән таныштырып узганнан соң секциянең модераторлары Гүзәлия Гыйниятуллина һәм Рәдиф Кашапов: “Татарстан журналистикасының киләчәге нинди булыр?” – дигән сорау бирделәр. Киләчәккә үз фаразларын белдереп, Илфат Фәйзрахманов басма матбугатның тиражлары кимүен беренчедән, яшьләрнең укымавы, басма матбугатның замана таләпләренә җавап бирә алмавы дип саный. Аның фикеренчә, газеталарда публицистик язмалар күбрәк булырга, аналитика бай булырга тиеш дип саный. Чөнки газета – ул кичәге материалны бирү. Рәмис Латыйпов фикеренчә, аудиториянең кимүе телне югалтуга китерә.
Бүгн Татарстанда 1000нән артык басма теркәлгән. Үзеңә кирәкле, охшаган матбугатны сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Әмма шулай да спикерлар фикеренчә, Татар матбугатына балалар, яшүсмерләр өчен басмалар җитми әле. Гәрчә, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере” кебек журналларыбыз булса да. Рәмис Латыйпов фикеренчә, һәр өлкәдә дә ихтыяҗ зур.
Үз чыгышлары ахырында спикрлар журфакны тәмалап та журналистикада эшләмәгән студентларга техникумга кереп башка һөнәр үзләштереп станок артына басарга киңәш итте.
Секция спикерлары арасында Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәтенең җитәкчесе Эдуард Хәйруллин матубгат хезмәтенең эш алымнары турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.ilElsr3BnJs

Wright Tutors и Wright English (London) маркетинг һәм PR директоры Айгөл Дәүләтшина “Татарстан Республикасыны мәгьлүмати технологияләр үзәге” оешмасының электрон мәгариф бүлегенең баш белгече Әлфия Бадретдинова. Татарстанда журналистика бармы? Нәрсә ул хәзерге заман СМИ? Ничек уңышка ирешкән блогер булырга? Ничек шәхси сайт аша табыш алырга? Әлеге һәм башка сорауларга «Матбугат.ру» порталының җитәкчесе Данил Сафаров, “Tatar-today” порталының редакторы Рөстәм Исхаков, блогер һәм бизнесмен Нияз Латыпов, «КЗН. Собака.ру» журналы баш мөхәррире җавап бирделәр. Секция эше җанлы үтте. Катнашучылардан сораулар булу шуны дәлилли.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хзмәте хәбәр итүенчә, үткәрелгән биш «Акыл фабрикасы» арасыннан форум кысаларында үткәрелгән соңгысы иң масштаблысы булып узган. Ул Россиядә беренче күмәк проектлар сессиясе. Чарада 60 команда катнашкан, 500 кеше фикер алышкан. Айдар Акмалов җитәкчелегендә “Университет талантов” проекты делегатларны проектларны төзергә һәм аларны камилләштерү серләренә төшендергән.
Иң яхшы проектлар дип түбәндәгеләр табыла:
1) «PR һәм журналистика»: «Хуҗа Насретдин маҗаралары», «Сәлам дуслар!», «Гасырлар аша», «Шүрәле Gol».
2) «Татар теле һәм интернет»: «Tatar Guide», «Мактанчык чыпчык», «TatAr», «Сөембикә» киленнәр мәктәбе.
3) «Мәгариф һәм тәрбия»: «Бала уен» тарихи уены, балалар өчен youtube каналы «Балаtube», «Сүз остасы».
4) «Тарих һәм туризм»: «Синең Татарстан», «Кадерле кунак», «Наследие», «Чакырылмаган кунак», «Татар Лэнд».
5) «Этномәдәни проектлар менеджменты»: «Татарский дом», «Тарих Фест», «Сүз остасы», «ВизитКа», «Tat. Time», «Минем фикер».
Форумның икенче көне “Калеб” әдәби-музыкаль кичәсе белән тәмамлана. Татар милли музыкасын алга этәрүче, халыкара бәйгеләр лауреаты, танылган яшь композитор Эльмир Низамовның чыгышы иң көтелгәннәрдән булды. Искиткеч киң тавыш диапазонлы җырчы Алинә Шәрибҗанова кичәнең тагын бер бизәге. Аның тавышы халык һәм эстрада җырларын гына түгел, ә джаз һәм опера арияләрен да күтәрә.