БУЛАЧАК ЖУРНАЛИСТЛАР – БӘЙГЕГӘ!

2017 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” II Бөтенроссия конкурсы старт алды.

Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.

Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә,

Конкурс 2018 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк. Конкурсның җиңүчеләре Казан федераль университетының Журналистика һәм медакоммуникация югары мәктәбенә өстенлекле шартларда укырга керә ала. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин: http://kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdelenie-zhurnalistiki/kafedra-tatarskoj-zhurnalistiki.