Агрессив үсмерләрнең арта баруы, төркем белән бер яшьтәшенә ташланып, аны төрлечә җәберләүләре, кимсетүләре яисә сыйныфта бер баланы туктаусыз эзәрлекләүләре, куркытып тотулары соңгы вакытта ил буенча таралган ямьсез күренешкә әйләнде. Ул көнбатыштан кергән ят сүз – “буллинг” дип атала башлады. Үсмерләр арасында кайсыдыр ягы белән бераз гына булса да аерылып торган малайдан яки кыздан көлү, аны барысы алдында төрлечә мыскыллау элек тә булгалый иде. Тик ул чакта бу хәлне вакытында туктатучы, җәберләүчеләрне бик тиз үз урыннарына утыртучы, ә “корбанга” яхшы киңәшләрен бирүче югары һөнәри осталыкка ия укытучы-тәрбиячеләр булды.
Бүгенге көндә мәктәпләрдә тәрбиянең ныклап аксавы, педагогларның мәктәп эшенә чумып, бөтен игътибарны укытуга юнәлтүе, белем учакларында белгеч-психологлар җитмәве балалар арасында мондый хәлнең килеп чыгуына юл куя. Мәктәпләрдә буллинг – яшьтәшләренең баланы җәберләү, куркыту күренеше булуы җәмәгатьчелекне борчый торган кискен мәсьәләләрнең берсе һәм әлеге проблеманы хәл итәргә кирәк. Буллинг күпчелек очракта мәктәпләрдә күзәтелсә дә, проблеманың үзәге – гаиләдә, тәрбия бирү үзенчәлекләренә бәйле. Баланың нинди мохиттә тәрбияләнүе яшьтәшләре белән аралашканда аеруча чагылыш таба, моны игътибар белән күзәтергә кирәк. Буллинг белән бәйле күренешләр бик яман нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Бу кискен мәсьәләдә бигрәк тә әти-әниләргә уйланырга кирәк. Бер генә әти-әнинең дә газиз баласына кемнәндер мыскыллы сүзләр әйттерәсе, кыерсыттырасы килми, әлбәттә. Белгечләр раславынча, җәберләү төрлечә булырга мөмкин: физик, психологик һәм сексуаль көч куллану. Аның сәбәпләре дә төрле булуы ихтимал: үз-үзен тотышындагы, тышкы кыяфәтендәге кимчелекләр, тәртибендәге сәерлек, физик яктан көчсез, әзерлексез яки коллективта яңа кеше булуы, милләте, гаиләсенең социаль хәле һ.б.ш.
Заман балалары үзләреннән көчсезрәкне эзәрлекләү өчен аеруча һәм бик яратып социаль челтәрләрне дә куллана башлады. Агрессив үсмерләр сайлап алган “корбанга” мыскыллы хәбәрләр җибәрә яки аны җәберләгәндә видео төшереп, социаль челтәрләргә тарата.
Буллингтагы бу яңа юнәлеш “кибербуллинг” дип атала. Интернетка эләккән бала бөтен җир шарына фаш ителә. Әлегә бу юнәлеш белән ничек эшләргә, ничек ачыкларга – әлегә аны белүче юк. Күпчелек психологлар әйтүенчә, авыр хәлдә калган балалар өчен тәгаенләнгән “ышаныч телефоны” бүген тиешенчә эшләми, хәтта күпчелек урыннарда балалар аның ни өчен кирәклеген, номерын да белми. Дөрестән дә, төрле җәберләүләргә дучар булган, бер яклаучысыз калган кызга яки малайга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр өчен иң ышанычлы юл булырга тиеш тә соң ул.
Буллингта өч як бар: агрессор, корбан һәм битарафлык белдергән күпчелек. Иң төп бәла шунда — әлеге хәлдән берсе дә читтә калмый. Буллинг — тоташ сыйныфның “чире”. Бу очракта мәктәпләрдә, сыйныфларда планлы тәрбияви эш алып барырга кирәк. Корбан булган балага психологка яки психотерапевтка мөрәҗәгать итү кирәк. Белгеч баланың ни өчен бу хәлгә тарыганын ачыкларга ярдәм итәчәк. Әйтергә кирәк, ил буенча тарала барган буллинг һәм кибербуллинг бүген яклаучысыз калган, үз-үзенә бикләнгән, гадәти булмаган, хәтта, кайбер сәләтле балалар өчен дә куркыныч тудыра.
Мәктәп укучылары арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклауның мөһимлеге турында бик күп массакүләм чаралар үткәрергә кирәк. Әлбәттә, өлкәннәргә дә, ата-аналарга да, укытучыларга да мәктәпкә белем һәм тәрбия алырга, сәләтен үстерергә киткән баланың буллинг корбанына әйләнүенә юл куймаска, битараф булмаска гына кирәк.