“Буревестник” лагеренда экологик смена уза

Сәләтле укучылар югары уку йорты укытучылары белән берлектә олимпиадаларга,  химия һәм биология буенча имтиханнарга әзерләнә.

Казан федераль университетының Алабуга институты химия һәм биология белән мавыгучыларга таныш булган традицион «Коворкинг»  сменасын башлап җибәрде. Сменада 8-11 сыйныфта укучы 50гә якын бала ял итә. Алар белемнәрне генә түгел, ә кирәкле компетенцияләрне дә булдыралар.

Талантлар университеты остазлары җитәкчелегендә укучылар вакыт белән идарә итү, стресс һәм тәнкыйть белән эшләү, үз психотибыңны аңлау буенча тренинглар үттеләр. Дәресләрне биология һәм химия кафедрасы өлкән укытучысы Фәйрүзә Ребрина, Алабуга педагогика көллияте укытучысы Анна Ишкиняева, 4нче гимназия укытучысы Миләүшә Гатина алып барды.

Балалар өчен төп дәресләрне Алабуга институты укытучылары оештыра. Биофизика юнәлешен физика кафедрасы доценты Александр Дерягин алып бара, кеше скелеты анатомиясен һәм гистологияне мәктәп укучылары Фәйрүзә Ребрина белән өйрәнәләр. Химия һәм биология буенча олимпиада биремнәре 10 нчы мәктәп укытучылары Резидә Салихова һәм Альбина Хәбибуллина җитәкчелегендә хәл ителә.

«Буревестник» лагере атмосферасы уку һәм актив ял итү өчен уңайлы. Тренинглар, команда уеннары балаларга үзләрен иркенрәк тоярга һәм төрле өлкәләрдә белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итте. Балаларның эксперт сыйфатында үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бар: «Зоопарклар: «уңай» һәм «каршы» дигән темага дебатлар шундый мәйданчыкларның берсе  булды. Аннары ботаника, зоология, анатомия, биохимия, экология буенча практик әзерлек планлаштырыла, — дип сөйләде «Коворкинг» программасының эчтәлеге турында смена җитәкчесе Ф.Ребрина.

Интеллектуаль дәресләрдән тыш, балалар күп вакытларын спорт мәйданчыкларында уйнап һәм квестларда катнашып үткәрә. Вожатый булып эшләүче математика һәм табигый фәннәр факультеты студентлары өчен смена педагогик практиканың, сәләтле балалар белән эшләүнең продуктив форматы булып тора.

«Икенче тапкыр «Коворкингка» эләгүемә бик шатмын. Фәйрүзә Габделхәмит кызы безгә алдынгы мәктәп укучылары белән эшләргә мөмкинлек бирә, ә балалар өчен бу КФУның иң яхшы укытучыларыннан белем алу мөмкинлеге. Балалар бик дуслаштылар, бердәм команда булдылар һәм вожатыйлар оештырган спорт-күңел ачу чараларында рәхәтләнеп катнашалар”, — дип уртаклашты математика һәм табигый фәннәр факультетының бишенче курс студенты Анастасия Кочнева.

«Коворкинг» көзге сменасы бер атна дәвам итәчәк. Ә язын экология мәктәбе мәктәп укучылары өчен ишекләрен яңадан ачачак.

Автор: КФУ Алабуга институты матбугат үзәге