Бушлай vs түләүле хезмәт

Тормышта һәрчак төрле күңелсез хәлләр чыгып кына тора. Еш кына алар без көтмәгәндә була. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, безгә 112 номерына шалтыратырга кирәк дигәнне, инде канга сеңдердерделәр. Ләкин 112 хезмәте һәрвакытта да оператив һәм профессиональ эшлиме? Бу сорауга инде мин үз тәҗрибәмнән чыгып җавап бирәм. 

Казанда үз фатирымда түгел, кешегә акча түләп торам. Әлегә студент кына бит мин. Көннәрдән бер көнне, укудан кайткач, духовкага тавык кыздырырга куйдым. Кухняда кайнашам, җыештырып йөрим. “Озакламый тавыгым пешәргә тиеш” дигән уйлар күңелемне җылыта (укудан кайткач тамак ачырга өлгергән). Шулвакыт, күзем тула язган чүп савытына төшмәсенме! Әлбәттә, моны шул ук минутта чыгарып ташларга кирәк бит миңа… Өстемә җиңел куртка элеп, телефонымны да алмыйча, тиз генә чүпне ташлыйм дип чыгып киттем. Эх, белсәм иде шул вакытта ничек “тиз” буласымны…

Секунд эчендә диярлек кире подъездка атылып керәм. Керәм дә, шунда бер сәгатьтән артык вакытка калам. Ишегемнең йозагын ача алмыйм. Мондый хәлдә калуым беренче тапкыр: кулымда телефон да юк, нишләргә белмим. Ярый, өске каттан күрше егет төште.  Ни булганын аңлагач, 112 номерын җыеп бирде. Телефонны алган диспетчер кыз минем ашыга-ашыга ни булганын сөйләвемне тыңлап бетергәч, иң беренче “Сез фатирның  хуҗасымы?” дигән сорау бирде. Хуҗа түгел икәнлегемне аңлагач, ул: “Мин заявканы ясадым, ләкин ишекне  бары тик полиция хезмәткәрләре килгәннән соң гына ача алабыз”, — дип кисәтеп куйды. Ярар, хәзер көтәбез.

Ярты сәгать тирәсе узгандыр, тавыгымның исе подъздка ук тарала башлады.  Яңадан 112 номерын җыйдым, ләкин миңа “көтегез” дип кенә җавап бирделәр. Шулвакыт, ярый диварда эленеп торган реклама белдерүенә күзем төште. Тиз арада ишекне ачып бирәм дигән, номерын да язып куйган. Әй, рәхмәт төшкере ул белдерүне элгән кешегә! Унбиш минут дигәндә килеп ачып та бирделәр ишегемне. Ишекне ачып җибәрүгә, бөтен подъездны духовкадагы тавыктан чыккан төтен, ис тутырды. Тагын ун минут узган булса, инде соң булыр иде…

Фатирны төне буе җилләтергә туры килде. Бөтен бүлмәләргә, әйберләргә сеңгән ис, хәзер дә җилләп бетмәгән төсле булып тоела. Минем өчен ул беркайчан да бетмәс инде. Ул миңа МЧСның “ярдәме” турында гел искә төшереп торачак.

Шушы вакыйгадан соң мин коммерцияле хезмәтләргә шалтырату кулайрак икән  дигән нәтиҗәгә килдем. Бу тавык миңа мең ярымга гына төште, ләкин МЧС хезмәтен көткән вакытта ул миңа бер фатир бәясенә төшкән булыр иде түгелме соң?

Бу хәл турында минем белән генә булды микән ул дип берничә көн уйланып йөрдем. Мәгълүмат эзли башлагач, МЧСның акрын йөрүе аркасында тагын да куркынычрак хәлләр булганын белдем. Әйтик, 2015 елда булган вакыйга зур җәмәгать резонансы тудырды. 

“ГАЗЕТА.ru” мәгълүматы буенча, ике абыйлы-энеле туганнар, аларга юл бирмәгән балыкчы артыннан машинада куганнар. Аны куып җиткәч, көрәк белән кыйнап үтергәннәр, һәм гәүдәсен машина белән бергә яндырганнар. Артыннан куган вакытта, ир кеше коткару һәм полиция хезмәтенә шалтыраткан, ләкин аңа беркем дә ярдәм күрсәтмәгән. Коточкыч бу вакыйга турында интернет буйлап бик озак вакыт төрле бәхәсләр, ир-ат белән диспетчер сөйләшкән аудиоязмалар йөрде.

Елесинның танышы сүзләре буенча, бу язмада ир-ат, аның артыннан “Лада” машинасы куа диеп, ярдәм сораган. Оператор исә, бу сүзләргә  җавап биреп, “102 хезмәтенә” шалтыратырга киңәш иткән. Шул ук кеше сүзләре буенча, полиция хезмәтенә балыкчы шалтырата алмаган. Аның чакыруы 70  секунд тирәсе барган, ләкин диспетчер җавап бирмәгән.

Кызганчыка каршы, мондый хәлләр бик еш кына кабатлана.  Дөрес, МЧСка кайвакыт ялган вызов та килә, ул очракта кемгәдер чыннан да ярдәм кирәк булганда, хезмәт күрсәтүчеләр кемнеңдер шаяртуына көчләрен куялар, вакытларын әрәм итәләр. Ләкин менә ярдәм чыннан да кирәк булган кешегә нишләргә соң? Бу сорау әлегә ачык кала.

Нурия Нургалиева. КФУ студенты.