Быел «Татар филологиясе» буенча КФУга укырга керергә теләүче абитуриентларның балы башка елларга караганда югары

Татар телен өйрәнү мәсьәләләре бүген ТР премьер-министры Илдар Халиков ТР телләр турында законны гамәлгә ашыру Советы киңәшмәсендә яңгырады. 

print_1593487_1665270

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында үтте. Төп сорау булып «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дигән дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм педагогик кадрларны әзерләү проблемасы торды.

dlya.materiala.rektora._16_

Илдар Халиков республикада әлеге программа кабул ителгәнлеген һәм гамәлгә ашырылуын искә төшерде. Агымдагы елда дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен 174 чара үткәрү каралган. Бу эшкә зур өлешне 30 чара үткәреп Казан федераль университеты һәм КФУ ректоры карары нигезендә төзелгән Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе кертә.

Югары мәктәп директоры Рәдиф Җамалетдинов әйткәнчә, КФУда көзен Россиянең дәүләт телләре буенча олимпиада үтәчәк һәм ул 2 этаптан торачак. КФУ моның өчен Россия Мәгариф министрлыгы грантына ия була. Финал Мәскәүдә булачак. Ул халык бердәмлеге көненә багышланган булачак.

print_1593487_1665282

 

Сүз уңаеннан, ГМЧ һәм җәмәгатьчелек ягыннан татар теленә, мәдәниятенә, тарихына өйрәтүгә игътибар арту 2016-2017 уку елына кабул итү кампаниясендә уңай йогынты ясаган.  Мәсәлән, педагогик юнәлештә татар теле белгечлегенә укырга керергә теләүчеләрнең уртача балы 80гә җиткән, ә конкурс — бер урынга 7,5 кеше. Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты буенча уртача балл — 82,1, бу шулай ук институт өчен яхшы күрсәткеч.