Быелгы Салават концертлары ни белән кадерле?

2017 ел татар эстрадасы өчен зур югалтулар елы булды. Татар җыр сәнгате күгендә бер-бер артлы ике якты йолдыз сүнде: берсе — легендар җырчыбыз Әлфия Афзалова, икенчесе — кабатланмас тавыш иясе, сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхи.Татар халкы яраткан җырчыларын зурлап соңгы юлга озатты.

Нәкъ менә шундый кайгылы, авыр көннәрдә күңелем шифалы татар моңына, татар җырына мохтаҗ иде. Шуңа күрә башка елдагыдан да зуррак ашкыну белән, Галиәсгар Камал театрында ачылган Салават Фәтхетдиновның 29 сезон җыр концертына юнәлдем.

Күренеп тора, халык бер ел буе концертны зарыгып көткән, тамашачы залында алма төшәрлек тә урын юк. Шулай булмыйча, Салават Фәтхетдиновның иҗаты олысын-кечесен, авылын-шәһәрен аерып тормыйча һәркемнең күңеленә үтә бит.

Концерт көтелгәнчә, даһи җырчыбыз Әлфия Афзалованы искә төшерү белән башланып китте. Концертның фоны итеп Әлфия апаның яшь чагында төшкән фотосын һәм кайчандыр аның күкрәк кагып, зур горурлык белән әйткән сүзләрен алганнар: “Мин халкымның яраткан кызы булдым…”

“Без егетләр белән Әлфия апаны беркайчан да күз яше белән искә алмаска сүз бирдек,  Әлфия апа яратып, яраттырып яшәде! Үз яшен онытырлык озын гомер яшәде!”- дип искә алды Салават Фәтхетдинов күз яшенә урын калдырмыйча.

Салават Фәтхетдинов җырлаган сәхнә ул гади җыр сәхнәсе генә түгел, замана куйган авыр, актуаль сорауларга җавап эзләү урыны да. Үзенең җырлары белән ул үткәннән гыйбрәт алып, бүгенгенең кадерен белү белән беррәттән, киләчәкне сагынып яшәргә чакырды. “Әти каешы” кебек тәрбияви характердагы җырлары белән тамашачыны тирән уйга калдырды.

Шулай ук концерт программасында халык җырларына зур урын бирелде. Туган як, туган нигез кебек һәр тыңлаучының йөрәгенә якын темаларны да читләтеп үтмәде яраткан җырчыбыз.

Ә Салават Фәтхетдиновның мәхәббәт җырлары – ул һәр тыңлаучының күңел кылларын тибрәтерлек үзе бер серле дөнья бит ул. Быел да җырчы яңа мәхәббәт җырлары белән сөендерү белән беррәттән, инде тамашачы үз итеп өлгергән матур җырларын да күңелләрдә яңарты.

3 сәгатьлек концерт сизелмичә дә үтеп китте. Аягүрә алкышлар белән озаттык яраткан җырчыбызны, киләсе елга тагын күрешербез, Алла бирсә!

Ләлә ЗАКИРОВА. КФУ Журналистика һә медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.