Быелның иң салкын көне кайчан булачак?

Якын көннәрдә Казандагы һава торышы күрсәткечләре нормадан 15 градуска югары булачак. Казанга кышкы салкыннар кайчан киләсе турында КФУ профессоры Юрий Перведенцев сөйли. 

Бүген, 3 февральдә һава торышы -13 градус булырга тиеш булса да, 2 градус җылы иде. Галим фикеренчә бу аномалия. Бүген төнлә0 градус булыр дип фаразлана. Иртәгә, көндез термометр күрсәткечләре 1 градус җылы, ә төнлә -5 градус күрсәтер дип көтелә. Җепшек кар явачак.

Хәзерге вакытта без циклонның җылы секторында. Аның үзәге Архангельскта. Һава торышы чәршәмбе көнне үзгәрәчәк. Көндез — 4, төнлә 12 градус салкын көтелә дип ачыклык кертә галим.

6 февраль пәнҗешәмбе көнне, көндез 6, ә төнлә 16 градус салкын булуы фаразлана. Җомга көнне болытлы булачак, бераз кар фаразлана. Көндез 11, ә төнлә 16 градус салкын булыр дип көтелә. Болытлы, әмма явым-төшемнәрсез шимбә көнне булачак. Синоптиклар бу көнне көндез 11, ә төнлә 16 градус салкын фаразлый.

Суыту күбесенчә төнлә булачак. Иң түбән температура якшәмбедән дүшәмбегә чыккан төндә булачак. 22 градус салкын булуы көтелә. «Һава торышы үзгәрергә мөмкин, әмма салкыннар бу атнада булачак», —  ди Ю.Перведенцев. Алга таба җылытачак.