Бюджет урыннарын бүлү тәртибе үзгәрергә мөмкин

РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы якын арада һәр төбәктәге хезмәт базарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, югары уку йорларында бюджет урыннарын бүлү методикасын үзгәртергә ниятли. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Михаил Котюковка сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Михаил Котюков әйтүенчә, 4-5 елдан хезмәт базарында ихтыяҗ булырга мөмкин булган белгечлекләрне җитди өйрәнергә кирәк.

Югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлү методикасы белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча университетларның уңышларын исәпкә алырга тиеш.

«Татар-информ».