Ч.Айтматов иҗатына багышланган халыкара конференция

2018 нче ел юбилейларга бай ел. Декабрь аенда дөньякүләм танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Чынгыз Айтматовның тууына 90 ел тула. Бу уңайдан бөек язучының исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Татарстанда да зур эшләр башкарыла.  Чөнки бөек язучының туганлык тамырлары әнисе ягыннан Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылына барып тоташа.

12-13 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Шәрык һәм гареб традицияләре контекстында  Чынгыз Айтматов иҗаты” дип аталган конференция уздырылды. Конференциянең пленар утырышын  институт директоры филология фәннәре докторы, профессор Р.Р.Җамалетдиновның ачты.  Кунакларны КФУның беренче проректоры Р.Г.Минзарипов, Казахстанның Татарстандагы Генераль консулы  Еркин Валитханович Тукумов һәм Венгриянең Татарстандагы Генераль консулы Адам Штифтер һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен үстерү секторы мөдире Рүзәл Мөхммәтшиннар сәламләде.

Конференциянең пленар утырышында Ч.Айтматовның якташы, Киргизия кунагы, Б.Н.Ельцин исемендәге Кыргыз-Славян университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультеты деканы, техник фәннәр докторы, профессор С.Ф.Усманов, М.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика институты профессоры В.И.Рогачев,  филология фәннәре докторы, профессор, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Ф.С.Сәйфулина чыгыш ясады. Ике көн дәвамында конференциядә дүрт секция эшләде. Чит илләрдән һәм Россиянең төрле уку йортларыннан килгән галимнәр Ч.Айтматовның тормышы, иҗаты һәм киңкырлы эшчәнлеге хакында бик кызыклы докладлар укыдылар. Конференциядә катнашучылар Төркиядән Шурубу Кайхан (Истанбул), Расим Озйурук  (Белкент), Харун Демиркая (Кочаэли), Казахстаннан Жаныл Жунусова (Астана), Киргизиядән Садык Тиллебаев (Бишкек), Азербайҗаннан Джаваншир Мурадов (Баку), Мәскәүдән Жанна Критарова, Башкортстаннан Галимә Галина (Уфа), Ижевскийдан Татьяна Зайцева, Юлия Разина (Ижевск), Чувашиядән Ирина Софронова (Чебоксары), язучы Фәүзия Бәйрәмова (Яр-Чаллы), Фоат Галимуллин (Казан) һ.б. чыгышларын бик кызыксынып тыңладылар. 13 ноябрьдә йомгаклау утырышында секция модераторлары конференциядәге чыгышларны һәм оештыру эшен бик югары бәяләп, университет җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерделәр.

Луиза Җамалиева татар әдәбияты кафедрасы доценты. Фотолар – Диләрә Камалова.