Чәчәк урынына — подгузниклар

Безнең татар эстрадасы йолдызлары мөгез чыгарырга ярата инде ул. Илназ Гарипов концертына килгән күп кенә тамашачы яраткан җырчысына сәхнәгә менеп чәчәк урынына подгузниклар бирүчеләргә карап шулай дигәндер, мөгаен. Баксаң, болай үзенчәлекле итеп рәхмәт җиткерүнең үз хикмәте бар икән! Илназ Гарипов 12 мартта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак концерты алдыннан, 25 февральдә, үз инстаграм битендә язылучыларына, тамашачыларына чәчәк урынына подгузниклар алып килегез дип мөрәҗәгать иткән булган.

Максатлар изге — аларны балалар йортына тапшыру. «Буйдак егет буларак бер чәчәкнең ничә сум торганын яхшы беләм, шуңа әлеге акцияне үткәрергә булдым,” –  диде ул бар имеш-мимешләрне алдан ук таратып. (Бөтен җырчылар да шундый үрнәккә иярсен иде әле, дип уйладым мин шулчакта!) Ә мондый эштә имеш-мимешләр булмыйча калмый инде ул. Бу егет, ниһаять тормышлы була икән дип уйлаучылар да юк булмагандыр, шәт. Чөнки моннан алда үткәрелеп килгән концертларында җырчы 30 тулгач өйләнәм дип сөйли торган була. «Миңа 30 һәм мин әле өйләнмәдем» — диде ул тагын бер кат залда утырган яшь кызларның күңелендә өмет уты кабызып. Кызлар дигәннән, Илназ Гариповның дусты, эстрадага беренче адымнарын ясаучы һәм дустының концертында чыгыш ясаган Фәрид Низамиев та: «Илназда иң ачу китергәне — аны күбрәк кызлар ярата», — дип әйтеп салды. Әмма залда Фәрид Низамиев тамашачылары да бар иде. Шулай ук матур җырларын бүләк иткән, Башкортстаннан ук килгән Гөлназ Асаеваны да үз итте тамашачы.

Илназ Гарипов тамаша барышында берничә тапкыр “Күп тапкыр уйлаганнан соң…” дигән гыйбарә кулланды, ягъни күп тапкыр уйлаганнан соң әлеге җырны репертуардан алмаска булдык дип үзенең элегрәк язган җырларын да башкарды. Концерт тамашачының күңеленә үтеп керерлек, аңа мотивация бирерлек сүзләр белән башланды һәм тәмамланды да. Ул үз тормышында башкаларга аз билгеле булган фактларны бәян итте. Ипотека рәсмиләштерергә барып, алмыйча кайтып китүе, 1 көн полициядә ябылып торуы – барысы да ихлас, тамашачыга гади итеп сөйләнде, тамашачы белән интерактивка корылган тамаша иде бу.

“Безнең концертка моң эзләп килергә кирәкми, безнең үз юнәлешебез”, — диде Илназ Гарипов. Тамаша үзе утларга, көчле дәртле музыкага да шул ук вакытта уйландырырлык көйләргә дә бай иде. Дөресрәге, ул берничә бүлектән торды. Илназның инде хит булырга өлгергән “Ярат син”, “Миңа барыбер”, “Яратам бетте-китте” дигән җырлары иң соңында башкарылды.  Җырларда мәхәббәт тә, дуслык, тормыш турында уйланулар да, якыннарны сагыну да бар иде. Әйтик, моңа кадәр Филармониядә үткәрелеп килгән концертларда Илназ Гарипов тамашачы янына төшеп, әнисенә чәчәк тапшыра торган була. Тик әнисенә багышлап язган җырлары булмый. Ни кызганыч, быелгы концертта җырчының әнисе юк иде инде. Күзләренә яшь килеп тыгылса да, ул күпләрне дулкынландырып “Әни” дигән җырын башкарды. Ул аны Минзифа Әхмәтшина шигыренә үзе иҗат иткән икән. Илфак Шиһапов шәхесе җырчының тормышында да зур урын алып тора. Соңгы арада аның Илназ Гариповның продюссеры булып торганлыгы да мәгълүм. Бүген җырчының репертуарында Илфак Шиһаповның барлыгы 3 җыры исәпләнә. Ул аның истәлегенә багышлап экспромт рәвештә әле күптән түгел генә иҗат иткән “Абзый, нихәл?” дигән җырын башкарды.

Статистика буенча җырның мәгънәлеләре дә, мәгънәсезләре дә Илназ Гариповта икән. Ә шул җырларга шигырь язучыларның берсе – шулай ук җырчының дусты Ренат Галиәскәров. “Аның белән бер утырып, үзеңне борчыган хәл турында сөйләшүең була, озак та үтми шигырь инде әзер була. Миндә 15 меңгә сатып алган җырлар юк”, — ди Илназ Гарипов. Ренат үзе дә җавапсыз калмады, сәхнәгә менеп, үзенең төртмәле шигырен укыды.

2 сәгатьтән бераз гына озаграк барган тамаша сизелмичә дә үтеп китте. Барлык җырлар да инструменталь ансамбльгә кушылып тоташ башкарылды. Концертны үткәрү урыны итеп филармония сайлану да очраклы булмаган, чөнки Илназ Гарипов иң беренче концертын да нәкъ шушы залда үткәрелгән була. Тик мондый концертлар өчен филармония генә таррак шикелле шул. Бер карасаң, күп кенә үзгәрешләр кертеп игәсәң, зур ареналар өчен менә дигән шоу буласы да бит. Алайса, яныбызда утырган кешеләрдән “Нәрсә дип җырлый соң бу? Күп сүзләре аңлашылып җитми бит”,- дигән пышылдауларны да, сораулы карашларны да күзәтергә туры килде.