Чәчәкләр китерегез Тукайга

15 апрельдә, Габдулла Тукай көнендә, Казанның Яңа Татар зиратында бөек татар шагыйре каберенә чәчәкләр салу чарасы булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада  һәр ел саен КФУ студентлары һәм мөгаллимнәре дә актив катнашалар.  

Шагыйрьнең Хәтер көнендә яңа татар әдәбиятына һәм хәзерге татар теленә нигез салучыларның берсе буларак, Габдулла Тукай шәхесенә ихтирам булып, ел саен хөрмәтләү чарасы була.

Классик әдип талантын хөрмәт итүчеләр, республиканың иҗат берлекләре әгъзалары, төрле иҗтимагый һәм хөкүмәт оешмалары вәкилләре катнашачак чара 9.00 сәгатьтә башлана.

Шул ук көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда традицион Төп нөсхә көне була.

Музейга килүчеләрне көн уртасында шагыйрьнең мемориаль әйберләре турындагы «Ядкарьләрдә Тукай рухы» дип аталган экскурсиягә чакыралар. 13.00 сәгатьтә мәктәп укучылары өчен уен узачак.