Чәчәкләрнең асыл бәйләме

Безнең таңыбыз атып кына килә, языбызның да әле башы гына. Бакчабызда агачларның яфрак ярып, түтәлләрдәге чәчәкләрнең дә яфрак-куллары белән кояшка үрелгән, үсәргә тырышкан вакытлары. Шул бакчаның берсеннән-берсе гүзәл, хуш исле, яшәү теләге белән янучы 24 чәчәге без. 10.2-201 төркемебез девизы – «Барысын да эшләргә өлгер». Бу чынлап та шулай. Арабызда әдәбиятны тоемлап, язучылык дөньясына кереп баручы, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче, җырга-биюгә гашыйк, телләр өйрәнү белән кызыксынучы, рәсем-кул эшләренә оста шәхесләр бар. Шулай ук спорт өлкәсендә актив эш итүче, җәмәгать эшләрендә үзенең белемен, осталыкларын күрсәтүчеләрне дә безнең төркемнән табарга мөмкин. Кыскасы, чәчәкләрнең төрлесе үсә зур һәм тату бакчабызда.

Төркемебезнең иң актив һәм тырыш кызларыннан берсе – Алинә Хәйруллина. Беренчедән, ул – бүлегебезнең профоргы. «Мин алып баручы», «КФУның ел профоргы-2015» бәйгеләрендә җиңүгә иреште. «Студентлар лидеры – 2015»тә – 2 нче урын, Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада 3 нче урын иясе, «КФУның ел студенты – 2015» премиясенең «Иң яхшы профорг» номинациясе лауреаты ул. «Сәләт» яшьләр үзәгенең алыштыргысыз катнашучысы да әле безнең Алинә.

Һәр төркемнең үз юл күрсәтүчесе, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы йолдызы була. Безнең дә шундый шәхесебез бар. Төркемебез маягы – Гүзәл Фарсыева – Татар теле һәм әдәбияты буенча регионара олимпиадада җиңүгә иреште. Ул – «К. Насыйри исемендәге XIII регионара яшүсмерләр арасында фәнни-тикшеренү укулары»ның 2 нче дәрәҗәдәге дипломы иясе, 2015 нче елда «Социогуманитар юнәлеш буенча КФУ студентлары арасында иң яхшы фәнни эш» бәйгесендә диплом белән бүләкләнде, 2015-2016 нчы уку елында Россиядәге Оксфорд фонды стипендиаты булды.

Айгөл Адутова – һәр башлаган эшенә иҗади якын килүче, шуңа өстәп, ул бүлегебезнең алыштыргысыз оста фотографы. Төрек лицеенда укыган, Төркиянең Юныс Әмрә институтында белем алып кайтты һәм әле дә төрек дуслары белән аралашып тора. Бер тапкыр югары стипендия алуга иреште.

Гүзәл Галиева мәктәп елларыннан ук студентлар белән аралашып, җәмәгать эшләрендә катнашып килә, хәзерге вакытта ике берләшмә активисты. 1 нче курста, ришвәтчелеккә каршы чаралар оештырып, үзен бары уңай яктан гына күрсәткән студент ул. Бик күп кызыклы һәм файдалы проектларның башында да Гүзәл тора.

Төркемебездә һәр мизгелне камера пленкасына сеңдерергә тырышкан тагын бер шәхес – Зөһрә Җиһаншина. Ул берничә тапкыр фотобәйгеләрдә җиңүгә иреште. Безнең Зөһрә төрле өлкәдә проектлар төзү белән дә шөгыльләнә. Ул Идел буе федераль округының «Iволга-2015» форумында катнашты һәм «Социаль сферада яшьләрнең Татарстан Республикасында парк һәм скверларга багышланган инновацион проектлары» бәйгесендә җиңүгә иреште.

Төркемебездә видео остасы да бар. Ул – Рамил Макаримов. Рамил ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан үткәрелгән фотобәйгедә «Иң әйбәт техник чагылыш» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнә, «ВО:ВРЕМЯ» Яшьләр аудио һәм видео хезмәтләренең ачык халыкара фестивалендә катнашучы дипломы ала. Рамил КФУ кысаларында үткәрелгән «Җиңү турында сүз» ачык бәйгесендә «Җиңүче портреты» номинациясендә 3 нче урынны алуга ирешә, кыска метражлы фильмнар фестивалендә «КФУның «Беренче курс студентлары көне» гала-концерты» видео-хезмәте өчен «Репортаж» номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломга лаек була.

Төркемебезнең иң сәләтле, актив, күпкырлы шәхесләренең берсе – мөгаен, Айгөл Шәриповадыр. Институтыбызның һәм университетыбызның хорына йөри, «Каз канаты», «Шторм» бию түгәрәкләрендә дә сез аны күрә аласыз. «Студентлар язы» бәйгесенең дә лауреаты булды безнең гүзәл чәчәгебез. Бу шөгыльләреннән кала, Айгөл фортепиано, гитарада уйный. 2013 нче елда фортепианода уйнау осталыгы буенча Бөтенроссия «Щелкунчик» бәйгесендә тамашачыларның мәхәббәтен яулый, ә «Студентлар язы»нда «Шторм» бию төркеме белән 3 нче урынга лаек була. Рәсем өлкәсенә килгәндә, төркемдәшебез төрле плакатлар ясый, йорт дизайны белән дә шөгыльләнә. Мәдәният елына багышланган бәйгедә плакатлар номинациясендә 2 нче урынны алды. Фән ягына күз салсак, Айгөл Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада 3 нче урынга иреште. Әйдаман буларак, «Сәләт» яшьләр үзәгендә катнаша. Драмалар иҗат итә. Яшь ижатчылар бәйгесенә җибәрелгән эшләре «Драматургия» номинациясендә 3 нче урынга лаек дип табылды.

Алинә Мөхәммәтшина икенче белгечлеккә укый, телләр өйрәнү белән кызыксына. Хорда җырлап, Санкт-Петербургка, Чехиягә сәяхәт иткән сәләтле шәхес, 2013 нче елгы Җәйге Универсиададан читтә калмыйча, волонтер булып катнашкан студент.

Рузалия Мусина һәм Анастасия Мусаткина, КФУ кысаларында үткәрелгән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү уты буыннар хәтерендә» иҗади-әдәби бәйгесендә катнашып, Волгоградка сәяхәт иттеләр.

Мин үзем Гөлүсә Шиһапова булам. «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә бик теләп, яратып йөрим. Проза һәм поэзия жанрында иҗат итәм. 2014 нче елда «Иделем акчарлагы»нда «Проза» номинациясендә җиңүче булдым. 2015 нче елда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кысаларында үткән «Студентларның фәнни конференциясе»ндә 1 дәрәҗә диплом алуга ирештем. 2015 нче елның «Шигъри сабантуй» бәйгесендә иҗат җимешләрем өчен 3 урынга лаек дип табылдым. 2015 нче елда минем иң зур уңышларымның берсе – С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең стипендиаты булуым. 2015 елда «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелгән XV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә «Проза» номинациясендә 1 нче урын яуладым.

Алинә Хәйруллина, Чулпан Фәйзрахманова, Гөлия Галәветдинова, Гүзәл Галиева, Илсөяр Нуретдинова, Айгөл Адутова Төркиядәге Юныс Әмрә институтында белем алдылар.

2015 нче елның 30 сентябрендә традиция буенча үткәрелә торган тәрҗемәчеләр көнен дә безнең төркем студентлары оештырды. Алай гына да түгел, «Асылташлар» дип аталган төркемебез җиңүгә дә иреште.

Шул ук елның 14 нче октябрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә рус телле студентлар өчен татар теленнән VIII Республика вузара олимпиадасында без студентларны каршы алу, аларны теркәү, юл күрсәтү, олимпиадага кагылышлы сораштырулар үткәрү, фото-истәлекләр ясап, видеога төшерү, олимпиада барышын күзәтеп тору һәм соңыннан эшләрне барлауны тиешенчә, җиренә җиткереп башкарып чыктык.

Төркемебез белән без һәрдаим конференцияләрдә чыгыш ясыйбыз, призлы урыннар яулыйбыз, волонтерлар буларак та үзебезне сыныйбыз. Берничә студентыбыз икенче белгечлек буенча белем ала. Бары тик бишлеләргә генә укучы 12 студентыбыз бар. Бүлегебездә дә безнең төркем иң көчле төркемнәр рәтендә.

Бер гөлдән бәйләм төзеп булмый. Ә чәчәк бәйләменнән берне алсаң, ул инде элеккеге тулылыгын югалта. Иң матур, хуш исле чәчәкләрдән төзелгән бәйләм бары төрле төсләр симфониясе белән сугарылган, исләр дәрьясына чумган, кояш нурларында җылынып, салкын яңгырларда да сыгылмыйча үз җылылыгын, көчен, нәфислеген һәм нәзакәтлелеген тирә-якка тарата алганда гына кадерле. Без, төрле түтәлләрдән җыелган чәчәк бәйләме, бергә булганда гына матур һәм көчле.