Чәй табыны артында китап уку

             Татар китабының хәле ничек? Милләтебезнең йөзен билгели торган татар китабының киләчәге бармы? Әлеге һәм башка борчыган мәсьәләләр турында КФУның Журналистика һәм медиакоомуникация югары мәктәбе  студентлары Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Камил улы Сәгъдәтшин белән әңгәмә кордылар.

ldufzku3wvu

 Илдар Сәгъдәтшин үзе дә кайчандыр В.И. Ульянов-Ленин исемендәге КДУның журналистика бүлеген тәмамлый. Журналист буларак хезмәт юлын “Ватаным Татарстан” газетасында башлап җибәрә. Соңрак ТР Министрлар кабинетында матбугат хезмәте җитәкчесе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  җитәкчесе урынбасары да була. 2015 нче елдан Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе.

Эшчәнлегенең, гомеренең күп өлеше журналистика багышланган кеше буларак, Илдар Сәгъдәтшин китап нәшриятына эләккәч, журналистиканың китап дөньясы белән бәйлелеге юк дигән фикерләрнең ялган икәнлеген аңладым дип белдерде. Китап нәшриятында эшләүчеләр арасында журналист һөнәрен үзләштергәннәр бик күп икән.

Нәшрият эшенең тарихы еракка барып тоташа. Аны телевидение, интернет белән дә чагыштырып булмый, чөнки биредә миллионлаган мәгълүматны кешеләрнең башына, аңына ничек сыйдырып бетерергә дигән сорау тумый. Газета битләрендәге яңалык, мәкаләнең халыкны кызыксындыру вакыты 1-2 көн, телевидениедә дә берәр тапшыруны карыйбыз да онытабыз. Ә китап — тарихыбызны, әдәби мирасыбызны саклап тору чарасы. Димәк, китап үзкыйммәтен озак вакытлар саклый, югалтмый.

Татарстан китап нәшриятының бер гасырга якын тарихы бар. Аңа 97 яшь! 100дән артык  югары квалификацияле белгечләр, ел саен 200 төрле китап…

  • Тиражлар саны кими, халык гаджетлар белән буталып, гомумән, укымый диләр. Әмма, миңа калса, китапларга бу кагылмый. Үзем шушы өлкәдә кайнагач, татар китабы мәңге яшиячәк, аның киләчәге бар дип әйтә алам. Атнага 3-4 татар китабы чыгару, минемчә, аз түгел, — дип уртаклашты Илдар Сәгъдәтшин.

Интернет заманында Татарстан китап нәшрияты да социаль челтәрләрдә актив эшли. Аның рәсми сайты (tatkniga.ru) күзгә күренеп камилләшә. Илдар Сәгъдәтшин әйтеп үткәнчә, алар йөзгә якын чит ил ресурсларын тикшергәннәр, өйрәнгәннәр. Бүген хәтта моңарчы татар китаплары, җәүһәрләре булмаган популяр ЛитРеста сайтында да Татарстан китап нәшрияты китапларының электрон вариантларын табарга була. Татар китапларын шул рәвешчә пропагандалау, алар чыгарган китапларны сатып алучылар географиясен тагын да киңәйткән. Әйтик, 2014 нче елда 16 регион булса, бу елга сатып алучылар саны 41 регионга кадәр үскән.

  • Без китапларның төрләрендә чикләнмибез: матур әдәбият, фәнни-методик белешмәләр, дәреслекләр һ.б. Китапларның 60%ын татар телендә, калганнарын башка, чит телләрдә чыгарабыз. Мәсәлән, “Книги России” фестивалендә президентыбыз В.В.Путинга биргән “Шүрәле” 15 телдә язылган иде, — диде Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе.

Илдар Сәгъдәтшин шулай ук киләчәккә булган планнар белән дә уртаклашты. Хәзер татар китапларын сату нокталары нибары өчәү генә, дүртенчесен ачу планда икән. Гади китап кибетен ачу хәзерге көндә беркемне дә таң калдырмый. Сер түгел, китап кибетләренә йөрүчеләр саны да бик аз. Бәлки, пландагысы әдәби ашханә, чәй эчеп, ял итеп китап уку урыны форматында ачылыр, дип көтелгәнен әйтте Илдар Сәгъдәтшин.

Алинә ЮНЫСОВА КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең 1 нче курс студенты