Чал чәчле студентлар

7 октябрьдә КФУ Алабуга институтында олы яшьтәге кешеләр өчен Университет ачылу тантанасы булачак.

16Бу уникаль проектның максаты — пенчия яшенә җиткән кешеләргә мораль яктан ярдәм итү, аларга карата җәмгыятьнең битарафлыгын булдырмау, буыннар чылбырын саклау. Әлеге тормышчан проект республикада 2007 елда башлана һәм башлангыч чорында ук аны оештыручыларның берсе — Казан (Идел буе) фдераль университеты тора. ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, «Пенсионерлар союзы» һәм университет укучыларының бердәм тырышлыгы нигезендә, КФУ Алабуга институты базасында тормышка ашырыла торган проектта катнашучыларның гына түгел, мәгариф проектларының да юнәлешләре арта. Әлеге проект үз-үзеңдә ышанычны арттыра, үз иҗади мөмкинлекләреңне күрсәтергә һәм иҗтимагый тормыш «бортыннан» төшеп калмаганлыкны тоярга ярдәм итә. Иң мөһиме — әлеге дәресләрдә өлкән яшьтәге кешеләрне яңа шартларга җайлашырга ярдәм итәләр.

img_1327

 

Университет кысаларында «Компьютер грамоталылыгы нигезләре», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Хокукый белем мәктәбе», «Психология» юнәлешләре буенча дәресләр үтәчәк.  Шөгыльләр 10 октябрьдә башлана.