КФУның Яр-Чаллы институтында инженер-техник юнәлеш буена иң яхшы фәнни эш бәйгесенең III этабы узды.
Март аенда КФУда студентларның иң яхшы фәнни эшләренә бәйге игълан ителде. Аның максаты – студентларның фәнни-тикшеренү эшләрен үстерүне стимуллаштыру. Бәйге 3 турдан тора. Берене тур апрельдә КФУның Яр-Чаллы институтының бөтен бүлекләрендә үткәрелә. II турда 21 эш тәкъдим ителде: социаль-гуманитар юнәлеш буенча — 14, инженер-техник юнәлеш буенча — 7 эш.
II тур нәтиҗәләре буенча инженер-техник юнәлеш буенча тәкъдим ителгән барлык 7 эш тә III турга үтте. 16 май көнне комиссия стенд доклад сессиясе формасында бәйгенең III турын үткәрде. Соңгы турда 5 фәнни эш тәкъдим ителде. Комиссия бәйгедә катнашучы фәнни эшләрне түбәндәге критерийлар буенча бәяләде:
* Фәнни яңалык;
* Актуальлек;
* Гамәли әһәмият;
* Эшнең нәтиҗәсен тәкъдим итә белү.
Бәйгедә катнашучыларны тыңлап һәм чыгышларга бәя биреп, комиссия инженер-техник юнәлеш буенча җиңүчеләрне билгеләде:
1 урын – Антон Ильясов (белгечлек, 3 курс). “Студент формуласы” класслы узышу болиды өчен руль механизмы проектлаштыруның үзенчәлекләре”. Фәнни җитәкче – техник фәннәр кандидаты, доцент Илдар Шәмсетдинов.
2 урын – Евгений Стихнин (магистратура, 1 курс). “51-0523-4029 санлы кокиль корылышын үзгәртү хисабына “Картер маховик” ның № 5363474 санлы коелмасы ясалуының үзкыйммәтен төшерү”. Фәнни җитәкче – техник фәннәр кандидаты, доцент Сергей Юрасов.
“Гамәли әһәмият” номинациясендә җиңүче – Мансур Ганиев (колледж, 3 курс). “Студент формуласы” класслы узышу болиды өчен педаль төене проектлаштыруның үзенчәлекләре”. Фәнни җитәкче – техник фәннәр кандидаты, доцент Илдар Шәмсетдинов.
Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы май ахырында Казан федераль университетында узачак.
Лилия Әхмәтгалиева әзерләде.