Чаллы институтында чит ил студентлары җыелды

20 декабрьдә Казан федераль университетының Инжиниринг үзәгендә чит ил студентларының Upgrade форумы үтте. Форумда КФУның Яр Чаллы институты студентларыннан тыш КФУның Алабуга институты һәм Яр Чаллы Дәүләт педагогика университеты студентлары да катнашты.

Чараны КФУның Яр Чаллы институты Чит ил студентлары ассоциациясе оештырды. Бүген институтта төрле илләрдән 1000гә якын чит ил студенты укый. Алар Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән.

Инжиниринг үзәгенең беренче һәм икенче катларында төрле күңел ачу зоналары урнашкан иде. Студентлар төрле конкурсларда катнаштылар, кыш бабай һәм Кар кызы белән күмәк фото ясадылар. Чарага Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм КФУ Яр Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев тә чакырулы иде.