Әле күптән түгел генә “короновирус” һәм “үзизоляция” көннең төп темалары булып тора иде. Көннән-көн бу сүзләр сирәгрәк очрый башласа да, чир юкка чыкмады, киресенчә, авырулар арта бара, моның турындан фактлар да раслый.
Шифаханәләрдә урыннар юк, туган-тумача, дуслар арасында чирләүчеләр бик күп, кайбер табиблар антибиотик ише бик күп төрле дарулар язалар, минем үз чиратымда даими рәвештә укып, киңәшләрен үтәп барган интегратив табиб – Лилия Воронкованың киңәшләре бүлешеп китәсем килә.
– Беренче чиратта рационга файдалы хайван майларын, русча эйткәндә (животные жиры) кертергә, чөнки сульфактант (альвеолның саклау тышчасы) күбрәк шулардан тора, ә ул үз чиратында үпкәләргә таркалырга бирми.
– Барлык гади углеводларны рационнан юк итәргә.
– Камыр, шикәр кушылган ризыклардан баш тартырга.
– Тән температурасы күтәрелгән очракта аны төшерергә ярамый ди Лилия, чөнки вирус эчкә тирәнрәк китәргә мөмкин.
– Профилактика өчен С витаминының яхшы формасын сайлап, көнгә 3 тапкыр 1гр., ә чирләүчеләргә һәр 2-3 сәгать саен 1гр. эчәргә кинәш итә.
– Шулай ук көненә цинк 50-100 мг. цинк куллану да бик мөһим.
– Тимус препаратын (даруханәдә “тимоген” сиптергеч формасында) иммунитетка ярдәм итәр өчен борынга сиптергә.
– Өстәмә рәвештә умарта анасы сөте һәм прополис.
– Ютәлдән N-ацетилцестеин, ингаляцияләр ясарга, симез шулпа, күкрәк тирәсен хайван майлары белән ышкырга.
Исән-сау булыйк, бер-березгә тагын да игътибарлырак булырга кирәк бүген!
Гөлназ ХӘСӘНШИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.