Чираттагы «Акыл фабрикасы»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы чираттагы «Акыл фабрикасы»  лекториясенә чакыра. Ул 7 нче ноябрьдә 16-18 сәгатькә кадәр Казан кирмәнендә узачак. Оештыручылар әйтүенчә лекторийда “Татарстан моделе нәрсә ул?” һәм “Республика Конституциясенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге нинди?“ сорауларына җавап эзлиячәкләр, халыкара тәҗрибә турында фикер алышачаклар. Ахырда «Ябалак» берләшмәсеннән интеллектуаль уен көтелә. Чараның спикерлары — Фәндәс Сәфиуллин һәм Индус Таһиров.