Чираттагы «Печән базары» фишкалары билгеле

19 августта «Черек күл» паркында «Печән базары» узачак.

Аның кысалырында кичен пьеса читкасы узачак. Автор — замандашыбыз, «Калеб» яшь иҗатчылар берләшмәсе әгъзасы. Режиссерлары — «Театр. Акт». 
Катнашырга теләүчеләр — Рәдиф Кашаповка мөрәҗәгать итә ала. 

Шулай ук «Печән базары» фестивале кысыларында «Шигъри будка» эшләр. Ул ике өлештән тора. Берсендә 15 минут дәвамында шагыйрь утыра (эш җәдвалын билгеләрбез). Икенче өлешенә кеше керә. Һәрберсенә шагыйрь бер шигырь укый. Алар бер-берсен күрми. Шагыйрьләр аноним рәвештә чыгыш ясый (качыртып кертмибез, әмма игъланнар булмаячак).
Чаарага шагыйрьләр эзлиләр!
Теләүчеләр Луизага Янсуарга яза ала.

 Фестиваль турында белешмә:

2013 елда бөек татар шагыйре Г.Тукай вафат булуының 100 еллыгында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан шәһәренең башкарма комитеты белән берлектә 12 апрель көнне “Тукайның 100 еллыгы” акция-флэшмобын уздырды. Акция театральләштерелгән тамаша һәм “Печән базарын” үз эченә алды. 2014 елдагы “Печән базары” Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ялкын” журналы редакциясе белән берлектә “Уку паркы” проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән иде. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк булды. 2015 елда “Печән базары” фестиваль статусын алды.  2014 нче елда Гарри Поттерның 1нче бүлеге татар теленә тәрҗемә итеп тәкъдим ителгән иде, шул уңайдан “Кисекбаш” дип исемләнгән әдәби-квест узды. Шулай ук беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше рәссам-график Фаик Таһировның (1906-1978) “Печән базары” кысаларында  күргәзмәсе дә оештырылды. 2016 нчы «Печән базары» татар яшьләре дөньясындагы мөһим вакыйга — Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткән көннәрдә булды. Фестиваль программасында дизайн-маркет, фудкорт, уку паркы — букроссинг, шигъри перфоманс, «Нокта. мәчет» акциясе, «Минем татар бистәсе» экскурсиясе, диджей-сет, балалар мәйданчыгы бар иде, «Иске татар бистәсе» юл күрсәткече һәм фәнни газета басылган иде.