Чит илләрдә чыгарылыш кичәсен ничек үткәрәләр?

Соңгы сынаулар, дәүләт имтиханы, диплом, мәктәпне тәмамлаучылар өчен БДИ һәм, ниһаять, чыгарылыш кичәсе. Һәр уку йортының, һәр мәктәпнең чыгарылышны үткәрүнең үз йола-гадәтләре бар. Ә чит ил студентлары һәм укучылары бу мөһим вакыйганы ничек билгеләп үтә икән?

Америка

Америка штатларында чыгарылыш кичәләрен университетлар гына түгел, урта мәктәпләр, әзерлек сыйныфлары һәм хәтта балалар бакчалары да үткәрә.

АКШта югары уку йортлары эшчәнлеген тикшерүче “Уку буенча Америка советы” рәсми рәвештә чыгарылыш кичәләрен үткәрү тәртибен керткән, аның буенча хәтта махсус дресс-код та каралган.

Нәкъ менә шуның өчен укуны тәмамлаучылар бәйрәм иткәндә чуклы квадрат колпак кия, студентлар арасында аны “миномёт тактасы” дип атап йөртәләр. Махсус баш киеме җиргә кадәр җитә торган кара мантия белән киелә, еш кына аның капюшоны да була.

Кайбер штатларда кичәге студентның зур тормышка чыгуын бөтен гаилә белән бәйрәм итү, бүләкләр бирү каралган.

Япония

Япониядә җырлауга зур игътибар бирелә, ул чыгарылыш кичәсенең төп өлешен алып тора. Тантанада иң беренче илнең гимны, аннан шәһәрнеке, аннан соң мәктәпнең гимнын җырлыйлар.

Япониядә чыгарылыш кичәләрен тыйнак кына үткәрү гадәткә кергән. Тантана зур актлар залында үтә, анда укуны тәмамлаучылар көндәлек мәктәп формасыннан килә. Аттестатлар алганнан соң алар зур булмаган төркемнәргә бүленеп дуслары белән кафега яки башка берәр җирдә бәйрәмне дәвам итә, яки өйгә кайтып гаиләсе белән билгеләп үтә.

Япон мәктәпләрендә бер-берсен яратып йөргән парлар арасында кызыклы бер гадәт бар: егет сөю билгесе буларак яраткан кызына пиджагының икенче сәдәфен  бүләк итә. Ни өчен нәкъ менә икенчесен дисезме? Бик гади: чөнки ул нәкъ йөрәк турысында урнашкан.

Британия

Берләшкән Патшалыкта, Америкадан аермалы буларак, укуны тәмамлаучы булып бары тик университетны бетергән студент кына санала. Кайбер борынгы югары уку йортлары тантананы тулысынча латин телендә алып бара.

Швеция

Швециядә мәктәп укучылары чыгарылыш кичәсе шактый үзенчәлекле уза. Бәйрәм иртәсе мәктәп ашханәсендә иртәнге аш белән башланып китә. Егетләр костюм, кызлар ачык төстәге күлмәкләр кия. Һәр укуны тәмамлаучы үзе белән капитан бүреген һәм каеш алып килә, аларга бергә укыган иптәшләре һәм дуслары үз теләкләрен яза.

Норвегия

Норвегия яшьләре чыгарылыш бәйрәменә бер ел дәвамында әзерләнә һәм чыгарылыш кичәсе ике атнага сузыла. Гадәт буенча бәйрәм өчен үзеңә шаян исем һәм фамилия уйларга һәм көлкеле фото белән визитка ясарга кирәк, болардан тыш укуны тәмамлаучы үзенә кызыклы костюм сайлый. Тегелеше буенча алар барсы да комбинезон кыяфәтендә була һәм өстәмә рәвештә кызыклы, оригиналь детальләр белән бизәлә. Костюмның төсе аерым мәгънәгә ия, ул сайланган һөнәр белән бәйле. Мисал өчен, булачак экономист кызыл комбинезон кияргә тиеш, техник юнәлештә эшләүче белгеч кардан киенә, ә потенциаль спортсменнар ак төсне сайлый.  

Гонконг

Гонконгда югары һәм урта мәктәп бар. Урта мәктәп үзе бишәр елга бүленә, һәр биш ел имтиханнар белән төгәлләнә. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар югары мәктәптә ике елга кала ала. Барлыгы унике ел укыганнан соң гына алар чыгарылыш кичәсен бәйрәм итә. Әгәр дә барлык имтиханнар тапшырылмаса, югары мәктәптә уку мөмкин түгел. Шулай да унны бетерүче укучыларга да чыгарылыш кичәсе үткәрү рөхсәт ителә. Тантана вакытында бөтен укучылар да мәктәп формасын кия.

Кытай

Кытайларда имтиханнар төгәлләнгәннән соң бик сәер бер гадәт бар. Алар сынаулардан калган авыр хатирәләрдән котылу өчен уку белән бәйле булган бөтен нәрсәне – китап, дәфтәр, ручка, пеналларны – тәрәзәдән аталар.

Индия

Индия гадәтләре буенча чыгарылыш кичәсендә иң мөһим вакыйга булып мәктәп директорының чыгышы санала. Тантанада һәр укуны тәмамлаучыга истәлеккә махсус эшләнелгән буклет тараталар, анда һәр укучының адресы, туган көне һәм кыскача шәрехләмә язылган була. Бу буклетларны әзерләү белән аерым “әдәби комитет” шөгыльләнә.

Мәрьям Насыйрова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.