Чит тел өйрәнүчеләргә көндәлек биш киңәш

Инглиз, Кытай, Француз, гомумән, үзегез теләгән теләсә кайсы телдә ана телендәге кебек үк камил сөйләшергә телисез, әмма вакыт таба алмыйсыз икән, әлеге язма нәкъ менә сезнең өчен. “Ничек чит телне өйрәнүдән туктап, анда яши башларга” китабы авторы Анастасия Иванова әллә ни кыенлыкларсыз яңа телне үзләштерү серләре белән уртаклашты.

Телләр өйрәнү теләге шулкадәр көчле, тик кайдан вакыт табарга? Ә түземлек, акча, мотивацияне? Инде ничәмә-ничә кат башлап-ташлап карадагыз, хәзер хәтта алынырга да куркыта!

1. Телефон һәм башка гаджетларны чит телгә күчерегез

Бик җиңел тоела: телефонны, әйтик, инглиз теленә күчерәбез, шуннан нәрсә? Дөресен әйткәндә, әлеге кечкенә генә хәйлә сезгә, гомумән, “Синең чит тел үзләштерәсең бар, онытмадыңмы?”, – дип исеңә төшереп торачак. Була бит шундый көннәр: яңа шөгылегезне тормыш матавыклары арасында онытып та җибәрәсең. Ә бу очракта син телисеңме, теләмисеңме телефон экранында очраган һәр сүзне исеңдә калдырырга туры килә. Беренче чиратта иртәнге будильникта чыгучы “кичектерү” сүзен өйрәнерсез, ә аннан соң калганнары да өстәлер.

2. Чит тел өйрәнүгә көненә 5 минут вакытыгызны булса да сарыф итегез

Тәүлектә 24 сәгать. Яңа телне үзләштерү өчен сез бер тәүлек эчендә вакыт табарга тиеш. Ничек кенә булмасын, өстәмә бер сәгать пәйда булмаячак. Шуңа күрә мин “биш минут” тәкъдим итәм. Ә ул көнгә 25 минут, аена – 1 сәгать 40 минут дигән сүз. Аена якынча ике сәгатьтә чит тел үзләштерү беркемгә дә комачау иткәне юк әле.

Әлеге киңәшкә күнегергә кирәк, шуңа күрә буш вакытыгызның биш минут аралыгына будильник куегыз. Метрода бару, киңәшмәне көтү, тәнәфес вакыты – биш минут 45 минут дигән сүз түгел. Ә будильник сезгә хыялыгызга тагын бер адымга якынаюыгызны кисәтеп торачак.

3. Көндәлек алып барыгыз

Чит телне үзләштерүгә күпме вакыт сарыф итсәгез дә – көндәлек алып барыгыз. Без тормышны, чираттагы ялны, бәйрәмнәрне планлаштырып куерга күнеккән, ни өчен инглиз телен дә 14:00дән 14:05 кадәр вакыт аралагына планлаштырмаска? Шулай дип язып та куегыз! Кич белән, көндәлек эшләрегезгә нәтиҗә ясаганда, әлеге “биш минут”ны күреп, сөенерсез дә. Язып куйдыгыз – эшләдегез – үзегезне мактадыгыз. Теләгегез икеләтә артачак. Телне өйрәнүдә җитди алга китешләр сизелсә, хәтта көндәлекнең үзен дә шул телдә алып бара аласыз – атналык планнан башлап, укылган китапларны теркәп куюга кадәр.

4. Гадәти эшне бары башка телдәге шул ук эшкә алыштырыгыз

Еш кына миннән “Чит телне үзләштерүгә кайдан вакыт табарга?”, – дип кызыксыналар. Мин нибары булган вакытны гына кулланырга киңәш итәм. Әйтик, сериал карауга 40 минут вакытыгызны сарыф итәсез ди. Юк, яраткан шөгылегезәдән баш тартырга киңәш итмим. Бары ул сериалны өйрәнергә теләгән телдә карарга гына киңәш итәм. Әгәр сез күп вакытыгызны социаль челтәрләрдә үткәрәсез икән, ни өчен шул ук Инстаграмда чит ил блогерлары белән танышмаска? Бары элеккеге эш-гамәлләрегезне яңа телгә генә күчерәсе кала.

5. Күңелегезне тыңлагыз

Күңелегездәге хисләрне “әйтеп салучы” иҗади көндәлекне чит телдә язарга күнегегез. Үз-үзегез белән сөйләшүдән рәхәтлек, ә телдән файда аларсыз. Шулай ук “Иртәнге битләр” яки көнегезгә нәтиҗә ясау гадәте дә бар (Мәсәлән, 3 good things of the day – “Көннең иң яхшы өч вакыйгасы”).

Әлбәттә, әлеге язма эчендә генә барлык киңәшләрне дә әйтеп бетереп булмый. Әмма алдан әйтелгәннәрнең икесен генә булса да һәрдаим көндәлек тормышыгызда кабтласагыз, уңай якка үзгәрешләр сизерсез. Исегездә тотыгыз: чит телдә барысын да ятлап бетереп булмый, анда һәрдаим яңалыклар чыгып торачак, шуңа күрә аны шәхсән үзегез өчен кызыклы итәргә өйрәнегез.

Алинә Юнысова әзерләде.

Glamour.ru сайтыннан тәрҗемә ителде.